-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
30 апрель 2024, 22:30

“Тормышны яратып яшәргә кирәк!”

Башкортстанның халык артисты Резида Зариповага – 50 яшь.

“Тормышны яратып яшәргә кирәк!”
“Тормышны яратып яшәргә кирәк!”


“Кызыл таң” гәзите редакциясе белән “Нур” театры һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора, хезмәттәшлек итә. Гәзитебез битләрендә яраткан артистларыбыз белән әледән-әле әңгәмәләр дә басылып тора. Чираттагы язма – театрның “беренче карлыгачлары”ның берсе – үзенең чагу образлары, берсеннән-берсе кызыклы, шул ук вакытта катлаулы да рольләре белән тамашачыларның мәхәббәтен яулаган киңкырлы талантлы актриса Резида Зарипова турында. “Тормышта ниндимен – сәхнәдә дә шундыймын”, – ди ул үзе турында. Тормышны яратучы, тирә-ягындагыларга яхшы кәеф өләшүче, ачык күңелле, дөньяга ихлас карашлы Резида Зарипованың үзенә сүз бирик.

Чишмә башы

Караидел районының Сөендек авылында язның матур бер көнендә колхозчылар Рәйсә белән Фидай Зайнетдиновлар гаиләсендә төпчек бала булып бер кызчык дөньяга килә. Резиданың әти-әнисе дә, абый-апалары да җыр-моң яратучы була. Илфак абыйсы – баянда, Венер – гармунда оста уйнасалар, әтисе белән әнисе, апалары матур җырлыйлар.
– Без үскәндә авылларда яшәүчеләр мәҗлесләргә, кич утыруларга, кунакка йөрде. Бу мәҗлесләр гармунда уйнап, җырлап уза торган иде. Әтием дә, җырчы буларак, аларның уртасында булды. Аны, хәтта, авылдашлар урамда туктатып, җырлатканнар. Әнием дә матур җырлый иде.
Мәктәптә яхшы укыдым, төрле чараларның уртасында кайнадым. Алтынчы сыйныфтан инде мин авыл клубында узган Яңа ел кичләрендә Карсылу булдым. Шулай да бухгалтер һөнәрен сайларга булдым. Беренчедән, әнием: “Артист булу – эш түгел!” – диде, икенчедән, ул вакытта авылда иң популяр һөнәр ияләре укытучы, сатучы, бухгалтер иде. Мәктәптәге имтиханнардан соң документларымны Уфадагы “Механизация һәм исәп” техникумына тапшырдым. Тик мин ул һөнәр буенча укый алмадым. Шул җәйне әнием нибары 58 яшендә фаҗигале рәвештә вафат булды. Тормышым челпәрәмә килде һәм мин тиешле вакытта Уфага китә алмадым. Җәй азагында абыем гәзиттәге игълан буенча мине укырга керергә өндәде. Ул игъланда Уфа сәнгать институтындагы актерлар хәзерләү бүлегенә студентлар кабул итү турында язылган иде. Башкалага абыем белән икәү киттек, тик соңлаган булып чыктык. Шулай да, институт җитәкчелеге безгә “Нур” театрына махсус төркем җыюларын әйтте һәм шунда барып карарга тәкъдим итте. Әйтелгән адрес буенча килеп җиттек. Коридор тулы кеше. Алар барысы да укырга керү теләге белән килгән булып чыкты. Бераздан “режиссер килде” – дигән сүзләр ишетелде. Ул тезелешеп утырган яшьләрне күздән кичерде дә, мине чакырып, сәхнәгә чыгарды. “Нәрсәләр эшли беләсең? Сәләтеңне күрсәт”, – диде режиссер. Әйткәндәй, ул Байрас Ибраһимов булып чыкты, тик мин аны ул вакытта белми дә, танымый да идем. Имтиханнарны кабул итү комиссиясенә җырлап күрсәттем. Ниндидер сорауларга җавап бирдем. Ә инде берничә көннән соң укырга кергәнемне белдем һәм бик тырышып укый да башладым.

Студент еллары

Без “Нур” театры өчен махсус тупланган беренче төркем идек. Республиканың төрле районнарыннан килгән 15 кеше укыдык. Дөресрәге, без укыдык та, “Нур”да эшләдек тә. Безгә хәтта стипендия урынына эш хакы түләнде. Шуңа күрә дә ач студент булып йөрмәдек, киресенчә, миллионер булдык (ул чакта илебездә акча әйләнеше миллионнар белән иде). Театрдагы беренче ролем дә студент чагымда булды. Хаҗибәковның “Аршин мал алан” спектаклендәге Асия ролен ышанып тапшырдылар. Без анда төркемдәшем Рушат Мөдәрисов белән бергә уйнадык.
Студент чагымда иң авыры, мөгаен, әдәби телдә сөйләшергә өйрәнү булгандыр. Ни дисәң дә, Караидел районында татар теленең диалектында сөйләшергә күнеккән идем. Укытучыларым ярдәмендә мин сәхнәдә дә, көнкүрештә дә татарча әдәби телдә сөйләшергә өйрәндем.

Театр

Әйтүемчә, без студент чактан ук театрда эшләдек. Бүген инде “беренче карлыгачлар”дан алты кеше, “Нур”га хыянәт итмичә, хезмәт куюын дәвам итә. Алар: Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артистлары Рушат Мөдәрисов, Миңнинур Сәитова-Гыйззәтуллина, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Эльмир Газизуллин, Башкортстанның атказанган артистлары Айсылу Гомәрова белән Лияна Хәйретдинова. Әйтергә кирәк, без төркемдәшләребез белән һәрвакыт дус булдык һәм әлеге дуслык тормышта да, сәхнәдә дә чагыла. Бер-беребезгә иңнәребезне куеп, ярдәмләшеп яшибез.
Мин үземне бик бәхетле актриса дип саныйм, Аллаһка шөкер. Моның өчен, тәү чиратта, Башкортстанның атказанган артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Уфа “Нур” татар дәүләт театры режиссеры Илдар Вәлиевка чиксез рәхмәтлемен. Ни дисәң дә, актрисаның сәхнә язмышы, берникадәр режиссер кулында. Ул сине күреп, ышанып, рольләр тапшырып үстерсә генә, артист белән режиссерның эше бергә үрелеп бара һәм нәтиҗәгә ирешеп була, минемчә. Илдар Иршат улы – шигырь язу сәләтемне дә сизеп калып, аны үстерүгә ярдәм итүче. Аның тәкъдиме буенча “Хаҗи әфәнде өйләнә”, “Иреңне миңа сат”, “Балконнан төшкән мәхәббәт”, “Американ”, “Мәхәббәт тозагы” спектакльләренә музыкаль бизәлеш өчен җыр текстлары яздым.
Театрыбызның баш режиссеры Азат Җиһаншин белән дә матур рольләр эшләргә насыйп булды. Аның белән бер-беребезне аңлап, уртак тел табып, матур иҗат итәбез. Гомумән, төрле режиссерлар белән эшләү артист өчен бик кирәк һәм бу зур бәхет.
Ә инде театрыбызның коллективы – дус, бердәм дисәм, бер дә арттыру булмас. Бу – җитәкчелекнең эшне яхшы оештыра белүеннән, барлык шартларны тудырудан да килә.

Әнием

Мин артык иркә булып үсмәсәм дә, балачакта сыер саумадым, ашарга пешерергә дә артык кызыкмадым, чөнки бу эшләрнең барысын да әнием башкара иде. Әни вафат булгач, көнкүреш эшләренең барысы да минем җилкәгә ятты дисәм дә була. Елый-елый сыер саварга, ризыклар пешерергә дә өйрәндем. Әнием инде теге дөньяда булса да, аның белән элемтә югалмады. Ул төшләремә кереп, исән чагында өйрәтмәгән эшләрнең барысын да өйрәтте. Ул төшләр видеоязма кебек исемдә кала иде һәм мин шулар буенча ризыклар пешерергә өйрәндем. Кеше ышанмаслык хәл булса да – бу чынбарлык. Әле дә әнием төшләремә кереп, киңәшләрен бирә. Әйтергә кирәк, бүген минем иң яраткан шөгылем – пешеренү. Төрледән-төрле камыр ризыклары пешерергә, салатлар, кабымлыклар әзерләргә, табын корырга, кунакларны сыйларга яратам.

Үкенечләр

Әнием абзар башыннан егылып төшкәч, дүрт көн түшәктә ятты. Бу эссе җәй көннәре иде. Табиблар аңа су эчермәскә кушты, ә ул бик сусады. Табиблар кушканча, мин аңа мамыкны суда чылатып кына, су бирә идем. Бахыркаем, ул аны суырып-суырып, сусавын кайтарырга тырышты. Әнием бу якты дөньядан китәр дип, башыма да китермәдем, савыгуына ышандым, шуңа күрә дә табиблар кушканны эшләдем. Менә шул вакытта белгән булсам, мин аңа үзе туйганчы су эчерер идем. Кызганыч, бу инде зур үкенеч булып калды.
Тагын бер үкенечем, туган нигезем белән бәйле. Балачакта шәһәрдәгеләрнең авылга кайтуын күзәтергә ярата идем. Үземнең дә ничек итеп авылга кайтуымны, урамнан узуымны, әти-әниемә кул изәп сәламләвемне, аларның мине күрүгә йөгереп чыгып, каршы алуларын күз алдына китерә идем. Кызганыч, бу хыялым тормышка ашмады. Әни үлгәч, әтием дә дүрт елдан соң бакыйлыкка күчте.

Гаиләм – терәгем

“Нур”га эшкә урнашкач, эшчеләр тулай торагыннан бүлмә бирделәр. Булачак тормыш иптәшемне дә шунда очраттым. Рәсим белән 1994 елда кавышып, Дүртөйле районының Манчар авылына килен булып төштем. Мине бу гаиләдә үз кызлары кебек кабул иттеләр, инде бакыйлыкка күчкән әти-әни назын да бирделәр. Кызганыч, инде бианай белән биатам да безнең арада юк. Урыннары оҗмахта булсын! Гаиләбездә ике бала дөньяга килде. Улыбыз Алмаз, әтисе юлыннан китеп, нефть өлкәсендә эшли. Азалия алтынчы сыйныфта укый. Кызыбыз сәхнәгә дә тартыла: театрыбызда уңышлы барган “Әниемнең ак күлмәге” спектаклендә Рәйхан ролен берничә ел башкарды. Үзен журналистикада сыный, җырларга ярата. Иҗади күңелле булса да, әлегә кайсы һөнәрне сайлаячагын әйтүе авыр. Һәр әти-әнинең теләге – үз баласының бәхетле булуы. Илебез тыныч булып, бәхетле генә булсыннар!
Тормыш юлымда, яхшы күңелле кешеләрнең күбрәк очравына да мин бик шатмын. Шундыйлар арасында күршеләребез, гаилә дусларыбыз Венера белән Михаил Нуйкиннар бар. Венера ярдәме белән мин декрет ялыннан соң тыныч күңел белән эшкә чыга, гастрольләргә йөри алдым. Туганнарыбыз белән аралашып яшәү дә зур бәхет. Тормышны яратып, матур уйлар белән яшәсәң, ул да сиңа яхшылык кына бүләк итә, авырлыклар килгәндә дә җиңеллеген бирә, – ди Резида Зарипова.
Резида Зарипова белән әңгәмә корган ике сәгатьтән артык вакыт бер тында узды. Җылы, рәхәт, эчтәлекле сөйләшүдән соң күңелләр яктырды, кәефләр дә күтәрелде. Тормышта да, сәхнәдә дә кешеләр күңелендә өмет уятып, яшәүгә дәрт өстәп, яктылык өләшә белү дә – зур талант. Рәхмәт сиңа, Резида!

Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас