+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

«Бик чибәрсез, Иркә Миндаровна»

Башкортстанның атказанган артисты Иркә 2 ай эчендә 6 килограммга ябыккан.

«Бик чибәрсез, Иркә Миндаровна»
«Бик чибәрсез, Иркә Миндаровна»
Ул «Сезгә нәрсә булды?», «Шундый кыска вакыт эчендә ничек шулай ябыга алдыгыз?» – дигән сорауларга җавап биргән.

«Моның җавабы гади, дусларым. Иң беренче чиратта, барысы да үз-үзеңә мәхәббәттән һәм әйләнә-тирәңнән тора.

Үзеңне ярат, көчле, уңай кешеләр белән генә аралаш, һәм нәтиҗәләр озак көттермәс.

Мин – сәхнә кешесе һәм минем сезнең өчен тагын да яхшырак, матуррак буласым килә, кадерле тамашачым», – дигән Иркә.

Тамашачылары җырчының көчле рухлы булуына соклануын белдерәләр. «Иркә тагын да матурланган. Ихтыяр көче зур булган, максатчан кешеләрне яратам»;  «Бик чибәрсез, Иркә Миндаровна», – дип язалар.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: