Җырчы сторисларында өйгә җыенганын күрсәтә. Аны ире Илдар Хәкимов каршы алган.
«Хәерле кичләр булсын, кадерлеләрем. Бүген, Аллаһка шөкер, мине хастаханәдән чыгардылар. Рәхмәт изге теләкләрегез өчен! Миңа авыр чакта ышаныч, көч бирдегез. Күп дусларыбыз шалтыратып, хәлемне белеп, ярдәм кулы суздылар. Беренче көннәрдә телефонны кулыма да ала алмадым. Хәзер инде хәлем яхшырып килә. Мин сезне яратам", - дип язган ул.
Кайбер мәгълүмат чаралары аның Мәскәүдә пластик операция ясатуын хәбәр иткән иде.