Фестивальдә төрле жанр һәм стильдәге 20 сәнгать номеры тәкъдим ителде. Конкурста Әлшәй, Благовещен, Дүртөйле районнарыннан, шулай ук Салават, Нефтекама, Благовещен һәм Уфа шәһәрләреннән 10 яшьтән 65 яшькә кадәр вокаль коллективлар катнашты.
Чарада хөрмәтле кунаклар да катнашты, алар арасында Башкортстан һәм Татарстан республикаларының атказанган артисты, Уфа "Нур" татар дәүләт театры актеры, Башкортстанның төбәк автономиясе вәкиле Илмир Газизуллин һәм Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары, Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлеге әгъзасы Зәлия Ахунова да бар иде.
Бәйрәм атмосферасы тамашачыларга югары дәрәҗәдә башкару осталыгы һәм катнашучыларның таланты белән ләззәтләнергә мөмкинлек бирде.
Фото: Благовещен шәһәре матбугат хезмәте