+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Чир беребездән дә сорап килми"

Гүзәл Уразова Мәскәүдә операция ясатканнан соң дәваханәдән чыккан.

"Чир беребездән дә сорап килми"
"Чир беребездән дә сорап килми"
Ләкин әле өенә кайтырга рөхсәт итмәгәннәр.  Гүзәл Уразованың ире Илдар Хәкимов әнисе белән күрештерү өчен кече кызлары Ариананы алып килгән. Видеода күренгәнчә, ул әнисе каршына йөгерә, сабый баланың кулында ак розалар. Алар озак кына кочаклашып тора. 

Әлеге видеоны караучыларның күзләре яшьләнгән, «һәр әни үз баласын үзе үстерсен» дип, шулай ук җырчыга тизрәк савыгып гаиләсе янына кайтуын теләгәннәр.

«Ариана кызым Мәскәүгә минем хәлемне белергә килде. «2 май көнне, бәлки Казанга кайтарырбыз», дигәннәр иде, килеп чыкмады, 6 майга кадәр калдырдылар. Бу арада Интернетка бик керә алмадым. Миңа якыннарым «Гүзәл начар комментарийларга игътибар итмә», – диләр. Кемнәр нәрсә язалардыр, нәрсә сөйлиләрдер…. Шуны гына әйтәсем килә, чир беребездән дә сорап килми. Сәламәт булуыбызның кадерен ул какшап киткәч кенә аңлыйбыз шул. Сау-сәламәт булыйк барыбыз да. Рәхмәт миңа көч биреп торуыгызга», – дип язган Гүзәл.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: