+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

“Бәләбәй утлары” якты янамы?

Районның әдәби түгәрәге сәләтле якташларны берләштерә.  

“Бәләбәй утлары” якты янамы?“Бәләбәй утлары” якты янамы?
“Бәләбәй утлары” якты янамы?

“Бәләбәй утлары”... Еллар арты еллар тезелеп уза торды, буыннар алмашынды, “Бәләбәй утлары” әдәби берләшмәсенең рухи һәм иҗади уты соңгы елларга кадәр сүнмәде дә, сүрелмәде дә. Үткәненә күз ташласак, башта ул — Бәләбәй районы гәзите (“Алга”, “Җиңү байрагы”), аннары Бәләбәй шәһәре һәм районының берләштерелгән “Бәләбәй хәбәрләре” гәзите каршында эшләп килде.

Аның тарихын узган гасырның утызынчы елларында әдәбият дөньясында исемнәре киң билгеле язучылар – Бәләбәй педтехникумында укыган Фатих Кәрим, Гази Кашшаф, Кәшфи Басыйров башлап җибәрә. Берләшмә елъязмасында башкорт язучысы Рәис Низамовның да исеме бар. Башкорт әдәбиятында якты эз калдырган Динис Бүлә­ковның киң колачлы иҗатының да чишмә башы безнең әдәби берләшмәгә килеп тоташа. Ә берләшмәгә җырлап торган шундый матур шигъри атама бирү исә шулай ук заманында Бәләбәй педтехникумында белем алган,танылган язучы Таһир Таһиров (Т. И. Ахунҗанов) шәхесе белән бәйле.
Төрле елларда Бәләбәйдә яшәп, эшләп киткән һәм соңрак олы язучылар булып танылган (инде күбесе мәрхүм) Газыйм Аллаяров, Вазих Исхаков, Наил Котдусов, Риф Мөхәммәтҗанов, Барый Ногманов, Фирдәвес Бәширова да тирән эз калдырдылар бу якта.


Бик күп каләм тибрәтүчеләрнең исемнәре 1970 еллардан бүгенге көнгә кадәр башта Рөстәм Заманов (гәзитнең баш мөхәрире Рөстәм Идиятуллин), ә аннары мин җитәкләгән “Бәләбәй утлары” әдәби берләшмәсе белән бәйле. Еллар буе ай саен гәзиттә чыгып килгән “Бәләбәй утлары” әдәби битләрендә укучылар сугыш һәм хезмәт ветераны, һәвәскәр композитор, үзе дә җыр сүзләре язучы Карам Әһли­уллин, шигырьләренең образлылыгы белән сокландыручы Азат Әхмәт, татар иҗтимагый үзәгенең беренче җитәкчесе Мәҗит Кәримов, популяр “Туганнарың белән бергәләп” җырының авторы, шагыйрь һәм һәвәскәр композитор Хәмит Тәүхетдинов, Бәләбәй педагогия училищесы укытучылары – шигырьләр иҗат итүче Фәһим Минһаҗев, гомере буена алты китапка “Канатлы сүзләр” туплаучы, шул ук вакытта хикәяләр дә язучы Илгизәр Гыйззәтуллин, юмор осталары Винир Шәмсетдинов, Азат Әхмәтгалиев, каләм тибрәтүчеләр — татар гимназиясе укытучысы Нәсимә Багаева, “Акчарлак” җыр төркеме әгъзасы Мөбинә Әхмәт­вәлиева, шулай ук юмористик хикәяләрен коеп куючы Рөстәм Замановның әдәби җимешләрен көтеп алдылар, җылы кабул иттеләр. Бу авторларның күбесенең үзнәшер юлы белән чыккан китап­лары да бар. Кызганычка каршы, әдәби берләшмәнең әле санап кителгән әгъзаларының барысы да бакыйлыкта.


Яшьтән үк каләм тибрәткән, берләшмәнең актив әгъзалары Камил Фазлый һәм үзем – Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзалары, әдәби премияләр лауреатлары. Берләш­мәнең күптәнге әгъзалары Хаҗи Әхмәтҗанов, Фәүзия Мәхмүдова, Рәзидә Игебаевага матур гына шигырьләре белән соңгы елларда Гөлфия Зиннәтуллина кушылды.
Байтак еллар әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләргә редакция тарафыннан оештырылган Динис Бүләков һәм Рөстәм Заманов исемендәге премияләр бирелеп килде.
Нигездә, минем тырышлыгым белән әдәби берләшмә әгъза­ларының иҗаты тупланган ике китап дөнья күрде: “Төсләр балкышы”, “Әдәби Бәләбәй”.
Әйе, бүгенге хәлебез күңелле түгел – әдәби берләшмәнең уты элеккечә якты янмый инде, яшь каләм тибрәтүчеләрнең булмавы бик борчый.
Шулай да татар гимназиясе укучылары арасында үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән укытучылар Люзия Фәттахова, Резеда Гыйззәтуллина тырышлыгы белән кулларына иҗат каләме алучылар бар, аларның тәүге талпыну җимешләре “Бәләбәй хәбәрләре” гәзите битләрендә дөнья күрә.


Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәрим укыган, чуваш әдәбияты классиклары Яков Ухсай, Константин Ивановны биргән, Аксаковлар династиясе, Марина Цветаева эз­ләрен саклаган Бәләбәй җирендә 1998 елдан 2020 елга кадәр дүрт телдә (урыс, чуваш, башкорт һәм татар) төбәкара “Илһам чишмә­ләре” шигърият фестивале үткә­релеп килде.

Зәйфә САЛИХОВА.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас