+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Билетка да акча жәлләгән мужик...

Илсөя Бәдретдиновага өйләнергә яучы җибәргән.

Билетка да акча жәлләгән мужик...
Билетка да акча жәлләгән мужик...
Илсөя Бәдретдинованың Арчадагы концертында кызык хәл булган. Аңа яучы килеп, Азамат исемле абыйсына димләгән. Тик кияү концертка үзе килмәгән. Яучы ролен аның 12-13 яшьләрдәге туганы үтәгән. Видеодан күренүенчә, малай бик кыю. Бөтен зал алдында ярды да салды.  

«Минем бар дядя – Азамат абый. Аның сезнең белән жениться итәсе килә. Өе бар яшәргә, йөрергә машинасы бар, исеме матур. Үзе дә матур инде ул, конечно. Выбор синең артта кала», – ди ул.

«Где он?» – дип сорый аннан Илсөя Бәдретдинова, «бар яклап булган» Азаматны күрергә теләп.

«Где? Аңа билет алган кеше юк», – дип, тагын да аптырата артистны малай.

«Тукта! Миңа өйләнергә теләгән Азаматка мин әле билет та алып бирергә тиешмени? Син аңа кайтып әйт. Илсөя апа сәхнәгә чыкты да: «Кая Азамат?» – дип әйтте. Бөтен Арча белән эзләгән, Азамат концертка килмәгәч, югалткан сине, диген. Икенче юлы килсен, яме. Ул андый билетка да акча жәлли торган мужикларны яратмый икән оказывается, дип тә әйтерсең, яме», – дип, кияү егетенә үзенең сәламнәрен юллаган җырчы.

Менә шундый хәзер кияүләр!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: