Борай районы Мәдәният сараенда “Мар. Сәлимгә – 75! Юбилейлы-юморлы зур көлдермеш” дип аталган бик матур чара узды. Якташыбыз, язучы-сатирик Марсель Сәлимов, үзе әйтмәсә, аңа һич кенә дә бу яшьне биреп булмый. Теремек, җитез, шук сүзле һәм мут күзле Марсель абый егетләргә биргесез әле. Күзләр генә тимәсен.
Юбилей булгач, әлбәттә, кунаклары да була. Башкалабыздан, ерак араларны якын итеп, якташыбызны хөрмәтләргә Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина, “Һәнәк” журналының баш мөхәррире Илгиз Ишбулатов, язучы-сатирик һәм журналист Венер Исхаков килгәннәр иде. Аларның һәммәсе Марсель Шәйнур улы турында җылы сүзләрен җиткерде, юбилярның оста язучы гына түгел, ә чын дус икәнлеген дә әйтеп үтте. Ә без, тамашачылар, кунакларның һәр сүзенә куанып утырдык, чөнки якташыңны мактауны ишетү икеләтә күңелле.
Кунаклар дигәннән, чарада юбилярны котларга теләүчеләр шактый иде. Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, үз чыгышында Марсель аганы юбилее белән котлап, ихлас теләкләрен юллап, хакимиятнең Мактау грамотасын тапшырды һәм үзенең яшь чагында авыл китапханәсендә “Һәнәк” журналын укып утыруын, кайчандыр шул журналның баш мөхәррире Мар. Сәлимне шулай котлау бәхетенә ирешәчәген күз алдына да китермәвен әйтеп үтте. Марсель абый да, гадәттәгечә шаяруга борып, Рушан Кадим улына: “Әйе, менә нинди бәхетле кеше син хәзер!” – дип хуплап куйды.
Юбилярның авылдашы Флүс Шәрифҗанов, мәшһүр композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәсил Хәбисламовның баянда уйнавына кушылып, Марсель аганың “Син булмагач, инәй” дип аталган шигыренә язылган җырны башкарды. Нәкъ шушы җыр сүзләре Марсель ага иҗатын бөтенләй икенче яктан ачып бирде. Монда без инде чәчләре чалланса да, ятимлек ачысын кичергән лирик геройның дөнья яме әниләрдә икәнлеген белдерүен, җыр барышында экранда авторның әти-әнисенең кабер ташлары күрсәтелеп, шул лирик геройның автор үзе икәнен аңладык.
Авылдашлар сәламен Таңатар авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Алсу Төхбәтуллина “Бесподобный Мар. Сәлим” дип аталган матур шигырь юлларына салып җиткерде һәм туган як күчтәнәчләрен тапшырды. Аның котлау сүзләренә Таңатар авылы китапханәчесе Гөлшат Камалетдинова җыр белән кушылды.
Шагыйрәләр Фәнзия Мәкъсүтова, Рафига Усманова, каләмдәшләренә изге теләкләрен җиткереп, аңа багышланган шигырьләрен укып ишеттерделәр. Рафига Карам кызы Марсель Шәйнур улына түбәтәй кидереп, Коръән китабын да тапшырды. Шулай ук юбилярга журналист Рәзиф Зыятдинов, район Ветераннар советы рәисе Фирдус Садретдинов та ихлас теләкләрен җиткерделәр.
Гимназия укучылары Амалия Корбанова, Ильяс Касыймов юбилярның шигырьләрен яттан сөйләп күрсәткәч, Марсель абый, балалар янына чыгып, бүләкләрен тапшырды да алардан яшьләрен сорады. “Менә мин сезнең кебек чакта, 12 яшемдә, район гәзитендә беренче мәкаләм басылып чыккан иде. Бу 1961 елның 20 декабре иде. Ул вакытта безнең “Алга” гәзитебез “Ленин байрагы” дип атала иде”, – дип балачагын исенә төшереп алды. Димәк, аның кулыннан очлы каләме 63 ел буена төшми, ул сафта, хезмәтен дәвам итә.
Котлаулар видеоязмалардан да яңгырады. Мостай Кәрим, Равил Бикбаевның тере тавышларын ишетү бәхетенә ирештек. Бөек шәхесләрнең якташыбыз турында әйткән сүзләрен аеруча горурлык белән тыңладык. Шулай ук Гөлсем Хәбибуллина, Рим Хәсәнов, Фәнүнә Сираҗетдинова котлаулары булды.
Фәридә Ямалтдинова исә Марсель Сәлимовның “Кооператор Кәбирә” монологын оста итеп укып ишеттерде. “Наза” халык фольклор, “Энҗе” үрнәкле балалар бию, “Такмаклар” вокаль ансамбльләре чыгышлары да юбилярга бүләк булды.
Гадәттә, Марсель Сәлимовның исемен ишетү белән күпләрнең күз алдына һәрчак елмаеп кына сөйләшүче, ике сүзенең берсен көлкегә баручы, һәркемне якын итеп, үз итеп “син” дип кенә аралашучы кеше килеп баса. Боларга өстәп, олырак буын аны “Һәнәк” журналы белән янәшә куеп, әлеге вакытта да шул “сәнәкле” журналист итеп күзаллый. Ә бу чарада бөтенләй икенче Мар. Сәлим ачылды. Нечкә күңелле, ялганны кабул итми торган, сатирик прозасында да шигъри аһәң сизелгән. Юк, ул, кем әйтмешли, еламас өчен көлми, аның көлүе чын, ихлас, курку катыш та түгел, кайчагында усал да, ачы да. Ул бит үзе дә: “Соңгы өмет югалгач кына кешенең йөзеннән елмаю китә”, – дип кабатлый. Шуңа аның геройлары да көлке аша дөреслек эзли. Һәм аның иҗатын, үзен аңлар өчен көлү белән көлүне аера гына белергә кирәк.
Шулай елмаеп яшә, Марсель абый! Сиңа елмаю килешә.
Венера Арсланова.
Борай районы.