+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җиңү бәйрәмендә сезне Милли музей көтә!

8 һәм 9 майда Башкортстан Республикасы Милли музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган истәлекле чаралар оештырыла.

Җиңү бәйрәмендә сезне Милли музей көтә!
Җиңү бәйрәмендә сезне Милли музей көтә!



Ике көн дәвамында, 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, музейда үсмерләр, яшьләр һәм өлкәннәр өчен мәгърифәтчелек акцияләре узачак.

Бүген «Солдат язмышы» һәм «Сугыш хатлары» мәдәни-мәгариф чараларына барырга мөмкин. Шулай ук «Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре» күргәзмәсе буенча тематик экскурсия узачак. Уникаль фотолар һәм документлар Бөек Ватан сугышы елларында шәһәр тормышын, эвакогоспитальләр эшен, фронт өчен ресурсларны мобилизацияләүне, 40тан артык эре предприятиене, СССРның Көнбатыш районнарыннан шәһәр халкын эвакуацияләүне, Уфада Коминтерн эшен һәм сугыш вакытында шәһәрнең мәдәни тормышын тәкъдим итә.

9 майда музейда «Дөрес кино» фестивале кысаларында сугыш турында фильмнар күрсәтеләчәк. Кунакларга илебезнең документаль һәм нәфис фильмнары тәкъдим ителәчәк. Кинофестивальгә Русиянең 60тан артык төбәгеннән 450дән артык мәдәният һәм мәгариф учреждениесе, шулай ук Беларусь Республикасыннан «Брест крепосте - герой» мемориаль комплексы кушылачак. Беренче тапкыр кино күрсәтүләр Абхазиядә дә оештырылачак.

Моннан тыш, Җиңү көнендә музей Уфаның популяр иҗтимагый киңлекләренең берсе булган «Арт-квадрат»та «Эзләү археологиясе: сугыш кешесе артефактлары» күргәзмәсен тәкъдим итәчәк.

«Җиңү көне» акциясе чараларында катнашу өчен керү билеты алырга кирәк. Акциянең җентекле программасы Милли музейның социаль челтәрләрендә тәкъдим ителгән.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: