+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Намус – яшәүдән өстенрәк

Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим, хокук белгече, язучы, скульптор Рафаил Зинуровның шәхси күргәзмәсе ачылды.

Намус – яшәүдән өстенрәкНамус – яшәүдән өстенрәк
Намус – яшәүдән өстенрәк


“Герои былых времен” дип аталган күргәзмә З. Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең икенче корпусында эшли.
Күргәзмәне ачу тантанасына Рафаил Нариман улының хезмәттәшләре, дуслары, якыннары, якташлары һәм уфалылар килгән иде.

Рафаил Зинуров – уникаль шәхес. Ул – Башкортстанның атказанган юристы, юридик фәннәр докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясенең гуманитар бүлеге әгъзасы, Русиянең Этнологлар һәм антропологлар ассоциациясе, Язучылар, Журналистлар, Рәссамнар берлекләре әгъзасы, юстициянең өлкән киңәшчесе, 2008-13 елларда Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, 2013-18 елларда Русия Федерациясе сенаторы (Халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары), Русия Фәннәр академиясенең Башкортстан территориясендәге вәкиллеге җитәкчесе, республикада да, илдә дә киң билгеле шәхес. Рафаил Нариман улы – “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының II дәрәҗә медале, Салават Юлаев ордены, Ш. Ходайбирдин, М. Өметбаев исемендәге премияләр һәм башка югары бүләкләр иясе.

З. Вәлиди исемендәге Милли китапханә директоры Азат Ибраһимов Рафаил Зинуровны шәхси күргәзмәсе ачылу белән котлады һәм аңа Рәхмәт хаты тапшырды.

– Әлеге күргәзмәнең нәкъ шушында ачылуы гаҗәп түгел, чөнки берничә ел элек тә Рафаил Нариман улының шәхси күргәзмәсе монда узган иде. Үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү өчен шушындый күргәзмәләр бик кирәк. Монда күпьеллык тарих чагыла. Ә инде Рафаил Нариман улының сәләтенә, тырышлыгына, хезмәт сөюенә сокланмый мөмкин түгел. Киңкырлы иҗатыгыз саекмасын, – диде Азат Әхмәт улы.

Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Камил Рамазанов үзенең чыгышында Рафаил Зинуровның чын остаз булуын ассызыклады, киләчәк буынны тәрбияләүдә, рухи һәм әхлакый мәдәниятне үстерүдә армый-талмый эшләвен әйтте.

– Күргәзмәгә куелган скульптураларны ясар өчен күп укырга, белергә, өйрәнергә кирәк. Һәр скультура артында күпме хезмәт ятуын күз алдына китерү дә кыен. Киләчәктә Сезгә сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез, – диде Камил Нурулла улы.

Һәр чыгыш ясаучы Рафаил Нариман улының нинди эшкә тотынса да, аны җиренә җиткереп башкаруын, киң күңелле, ачык йөзле булуын ассызыклады, аның Ходайдан бирелгән сәләтләре белән соклануын яшермәде. Бу көнне, шулай ук, күргәзмәдәге берничә эшен парламент музеена бүләк итүне үтенүчеләр дә булды.

Рафаил Зинуров эшләгән скульптураларының барысы да диярлек күпсанлы халыкларның милли батырларына багышланган. Күргәзмәдә аларның егермедән артыгы куелган. Ул аларның һәркайсы хакында кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләде.

– Милли геройлар – халкының азатлыгы һәм гаделлек өчен көрәшкән шәхесләр. Вакыт узган саен күп батырларның исеме югала. Ә бу алай булырга тиеш түгел! Эш башлар алдыннан мин геройның биографиясе, тормыш юлы белән танышам. Аннары ул яшәгән чор тарихын, көнкүреш әйберләрен, киемнәрне өйрәнәм, чөнки боларны белмәсәң, образны тудырып булмый. Шулай ук антропологияне дә белергә кирәк. Нинди дә булса скульптура ясый башласам, эшкә чумам һәм иҗат белән яшим, – диде Рафаил Нариман улы.

Ә инде кичәнең ахырында автор тантанага килүче һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Күргәзмәгә куелган скульптуралар геройлары – милли батырларның һәркайсы “Намус – яшәүдән өстенрәк” хакыйкате белән яшәп, халыкның азатлыгы өчен гомерен аямаган кебек, Рафаил Зинуров та бар булмышы белән халкына хезмәт итә.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас