+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфага Мариин һәм Зур театрлар җитәкчесе Валерий Гергиев килде

Бүген Уфага күренекле Русия дирижеры, Мариин театрының сәнгать җитәкчесе һәм генеральный директоры, Зур театрның генеральный директоры Валерий Гергиев килде.

Уфага Мариин һәм Зур театрлар җитәкчесе Валерий Гергиев килде
Уфага Мариин һәм Зур театрлар җитәкчесе Валерий Гергиев килде

Аны Уфа тимер юл вокзалында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.

Республика башкаласына маэстро Валерий Гергиев беренче тапкыр Мәскәү Пасха фестивален алып килә. Аның җитәкчелегендә Мариин һәм Зур театрларның Берләшкән симфоник оркестры Җиңү көне алдыннан Башкорт опера һәм балет театры сәхнәсендә концерт бирәчәк. Анда Мариин театры солисты, Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Илдар Абдразаков та катнашачак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу музыкаль вакыйганың төбәкнең һәм илнең мәдәни тормышы өчен әһәмиятен ассызыклады.

– Бу - безнең республика халкы өчен зур шатлык, - диде Радий Хәбиров. - Мәскәү Пасха фестивале элек безгә килеп җитми иде. Әмма без Валерий Абисаловичны күндердек, һәм менә ул безгә килде. Хәзер, Валерий Абисалович Зур театр җитәкчесе дә булып киткәч, ел саен тарихи сәхнәдә башкорт опера һәм балет театры спектакльләрен күрсәтү мөмкинлеге күбрәк булыр. Бу - безнең өчен зур хөрмәт. Беренчедән, без чираттагы тапкыр республикада опера сәнгатенең югары мәктәбе булуын белдерәбез. Икенчедән, без барлык мәскәүлеләргә һәм якташларыбызга турыдан-туры Мәскәүдә Башкортстан мәдәниятенә чумарга мөмкинлек бирәбез.

Валерий Гергиев Башкортстан башкаласына нинди хис-кичерешләр белән килүен сөйләде.
- Минем монда дусларым бар, үз вакытында без алар белән төрле мәйданчыкларда чыгыш ясадык. Аскар һәм Илдар Абдразаковлар минем белән күптән хезмәттәшлек итә, ниндидер дәрәҗәдә алар - минем тәрбияләнүчеләрем. Бүген Илдар белән аның туган ягында чыгыш ясау миңа бик ошый. Һәм, әлбәттә, без моны традициягә әйләндерергә тырышачакбыз, – дип ассызыклады Валерий Гергиев. - Без төбәк Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров белән беренче тапкыр гына очрашмыйбыз, аның Санкт-Петербургка яки Мәскәүгә сәфәрләре вакытында нәрсәдер турында фикер алышу мөмкинлеге бар. Безнең бурыч – музыкаль театр өлкәсендәге мәктәпләрдә иҗади тәрбияне үстерү. Һәм, әлбәттә, Зур һәм Мариин театрларында төбәкнең иң яхшы мәдәният һәм сәнгать вәкилләренең чыгыш ясавы бик мөһим һәм кызыклы булачак. Минемчә, бу - без бергә эшли алганнарның иң яхшысы.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: