+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

“Әдәби прививка” ясатыгыз!

Китап ярминкәсендә гадәти булмаган мәйданчык эшләячәк.  

“Әдәби прививка” ясатыгыз!“Әдәби прививка” ясатыгыз!
“Әдәби прививка” ясатыгыз!

«Әдәби прививка» мәйданчыгы кураторы Юлия Хәкимова сүзләренчә, мәйданчык эшенең бер юнәлеше психологик уеннар булачак. Аларның максаты — психологларга бармыйча гына гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне яхшырту. Бу хакта “Республика Башкортостан” гәзите яза (https://resbash.ru/news/cotsium/2024-05-11/v-bashkirii-na-mezhdunarodnoy-yarmarke-kitap-bayram-vsem-zhelayuschim-sdelayut-literaturnuyu-privivku-3761448)

- Һәр кешенең үз бәхет рецепты бар, - ди ул. - Ләкин бу рецептның бер ингредиенты һәркем өчен үзгәрми торган – бәхетле кеше үз хисләрен һәм башкаларның хисләрен дә яхшы аңлый. Ә без монда тәкъдим итә башлаган уеннар кешеләрне үзләрен, хисләрен һәм теләкләрен яхшырак аңларга өйрәтәчәк.

Юлия Хәкимова ярминкәгә килүчеләргә гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен шундый уеннарның берничә сценариен тәкъдим итәчәк. Беренчесендә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, икенчесендә ата-ананың үсмерләр белән мөнәсәбәтләре, өченчесендә 10 яшькә кадәрге балалар белән гармонияле мөнәсәбәтләр төзү турында сүз барачак.

- Гомумән алганда, сүз уенның демо-версиясе турында бара, ул 5-7 минут дәвам итәчәк. Әмма бу вакыт эчендә дә кешеләр яхшы эмоцияләр алачак һәм бер-берсен яхшырак аңлый башлаячак, - ди ул.

Мәйданчык кысаларында әкиятләр төзү бүлеге дә эшләячәк. Аларны килүчеләр үзләре уйлап чыгарачак. Ярминкә тәмамлангач, иң яхшы әкиятләр авторлары бүләкләр алачак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас