Фестиваль кысаларында «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты инде традицион булган «Добрая подписка» акциясен тәкъдим итәчәк.
Биредә теләге булган һәркем яраткан республика, шәһәр һәм район басмаларын үз гаиләләренә, тыл хезмәтчәннәренә, туганнарына һәм якыннарына яздыра, шулай ук эстафетаны дусларына тапшыра алачак.
"Республикада безнең гәзит-журналларны яраталар. "Добрая подписка" акциясен уздыру фестивальдә мөһим вакыйгаларның берсе булыр дип уйлыйм. Чөнки яхшы мәгълүматка бай басмалар белән уртаклашу теләге — ул җан байлыгы билгесе, кешенең яхшы ниятләре һәм яхшы гамәлләре чагылышы”, — ди Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Шоңкар” яшьләр журналының баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов.