+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Белорусча укый беләчәксез!

Уфада узачак китап ярминкәсенә килсәгез, бу, һичшиксез, шулай булачак.  

Белорусча укый беләчәксез!Белорусча укый беләчәксез!
Белорусча укый беләчәксез!

Белоруссиянең унбиш нәшрияты “Китап-байрам” фестивалендә үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Бу бер ел элек булганнан 15 тапкыр күбрәк! Башкортстан һәм Белоруссия арасында үзара мәдәни кызыксыну үсә, һәм бу шатландыра.

– Беларусьтан Башкортстан башкаласына киләчәк китапларның санын әйтү кыен, әмма аларның гомум авырлыгы – 1,5 тонна, – ди БДБ илләрендә уздырылучы Китап күргәзмәләрен һәм ярминкәләрен оештыручылар советы рәисе Дмитрий Макаров. – Без Уфада белорус әдәбиятының барлык төрлелеген — дәреслекләрдән һәм балалар китапларыннан алып, классикага кадәр тәкъдим итәчәкбез. Шул исәптән белорус телендә дә китаплар булачак, шуңа күрә барлык кызыксынучыларны Белоруссия стендына чакырабыз.

Шунысы игътибарга лаек: китаплар өстәмә бәяләрсез сатылачак!

#Китап #КитапБайрам2024 #праздникчитающегочеловека #БашкортостанЧитает

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас