Нефтекама шәһәре төзелү белән иҗади көчләр бергә туплана башлый: театр, бию түгәрәкләре, җыр ансамбльләре, рәссамнар оешмасы барлыкка килә. Әлбәттә, бер-берсенең иҗаты белән даими кызыксынып торучы каләм тибрәтүчеләрнең дә аралашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу мохтаҗлыгы туа.
Шәһәргә күрше генә урнашкан Николо-Березовка бистәсендә “Вперед” дип аталган район басмасының татар телендә дубляж белән чыгып килүче — “Алга” гәзите редакциясе иҗатчыларны үз канаты астына туплый.
Гәзитне ул вакытта татар җанлы, үзе дә шигърияткә гашыйк мөхәррир Рәфис Нуртдинов җитәкли. 1979 елда аның тырышлыгы белән редакция каршында “Акчарлак” иҗат түгәрәге оештырыла, соңрак оешма “Нур” дип атала башлый, ул чорда аны редакция хезмәткәре Нурулла Гаптуллин җитәкли. Ринат Апачев, Зәки Шәйхәттаров берләшмәнең беренче әгъзалары була.
Шул ук елларда редакциядә бүген танылган шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Сафина эшли башлый, аның тырышлыгы белән гәзитнең татарча дубляжы вариантында атна саен “Акчарлак” дип аталган әдәби бит чыгарылып килә. “Акчарлак” түгәрәге гөрләп эшли башлый, Нәҗибә Әхмәтнур кызы тырышлыгы белән биредә хәтсез генә иҗатчылар оешып китә. Шул ук елларда редакциядә хезмәт салучы Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәзилә Садыйкова да татар телендә каләм тибрәтүчеләрне туплауга зур өлеш кертә.
1988 елдан татар телендә иҗат итүчеләр, инде “түгәрәк” кысаларына гына сыймыйча, Нефтекама шәһәрендә “Инеш” иҗат берләшмәсе булып эшли башлый. Аны шагыйрь һәм олы йөрәкле шәхес — ул вакытта Нефтекама типографиясе директоры Низам Хәмзин җитәкли.
Тәүге мәлләрдә оешманың җыелыр урыны, үз бүлмәсе булмый, әмма ул вакыттагы көчле, ялкынлы, гайрәтле иҗат ияләре югалып калмый, атна саен әле берсенең, әле икенчесенең фатирында “шигъри чәй”ләргә җыела. Анда каләм тибрәтүчеләрнең һәр шигыре, әсәре энә күзеннән үткәрелә, тикшерелә, кирәксә — тәнкыйть утына тотыла, кирәксә — мактауга, хуплауга лаек була, иң саллы, иң фәһемле киңәшләр дә шундый очрашулар вакытында бирелә. “Инеш”челәр мәктәпләрдә укучылар белән очрашса, “Арланнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе, Карман
ГРЭСы, Ясалма күн фабрикасы, “Башнефтепромстрой”, ит, икмәк комбинаты кебек зур предприятиеләрдә хезмәткәрләр белән җылы очрашулар оештыра. Мондый чараларны оештыруда бигрәк тә Әсгать Галиев, Нәҗип Исламов, Ринат Апачев, Нәҗибә Сафина актив булалар.
1988 елда, ниһаять, “Инеш” рәсми рәвештә теркәлә һәм 4 ноябрьдән үз эшен рәсми рәвештә алып бара башлый, моның өчен аңа кечкенә бүлмә бүлеп бирелә. “Инеш”кә Кәүсәрия Талипова, Рита Галиева, Филүс Нагаев кебек талантлы шагыйрьләр, Мәснәви Зәйнуллин, Эсфир Яһүдин, Эдуард Мостафин, Гатуф Әсләхов, Нәфис Гарипов, Фәрит Вафин, Резида Гыйззәтуллина, Зәки Шәйхаттаров, Баян Фәхриев, Лилия Насыйрова, Гөлнара Гыйлемханова, Нәфисә Нәбиева, Найзирә Алчина, Нәзирә Рахмангулова, Вәсил Галимов, Филүсә Сарсынбаева кебек иҗатка гашыйк шәхесләр килеп кушыла. Аларның иҗат җимешләре район гәзите битләрендә генә түгел, республика басмаларында да еш басылып чыга.
“Инеш”нең бәхетенә, биредә башкаларны да артыннан ияртерлек, илһам бирерлек көчле шагыйрьләр, оста оештыручылар һәрвакыт була. Сиксәненче елларда милләт, туган тел дип җан атып йөргән Нәҗибә Сафина, Низам Хәмзин, Кәүсәрия Талиповага алмашка туксанынчы елларда Рафига Усманова, Эдуард Әгъзамов, Нәзирә Рахмангулова килә. Ул елларда “Кама таңнары” гәзитендә эшләгән Рафига Карам кызы бик күп каләм тибрәтүчеләр өчен аларны киң мәйданга чыгаручы, шигырь язу кануннары белән таныштыручы укытучыга әверелә. Бу елларда редакциядә очрашулар, иҗади Сабантуйлар гөрләп үткәрелә. “Кызыл таң” гәзитенең ул вакыттагы үз хәбәрчесе Эдуард Әгъзамов та “инеш”челәр белән эшләүгә үз өлешен кертә. Соңрак “Инеш” иҗат берләшмәсен Ринат Апачев җитәкли.
Ике меңенче елларда бу эшне “Кама таңнары” исеме белән чыга башлаган шул ук район гәзите редакцияисе каршында эшләгән ике Гөлнара: Гөлнара Гыйлемханова һәм Гөлнара Гомәрова үз өстенә йөкли. Алар Краснокама районы һәм Нефтекама шәһәренең әдәбият сөючеләре белән актив эшли, аларның әсәрләрен матбугат битләрендә бастырып чыгаруга, җыентыкларга туплауга, иҗат утларына ялкын өстәп торуга булышлык итә, төрле иҗади бәйгеләр, шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашулар үткәрә. Хатлар бүлеген җитәкләгән Гөлнара Гомәрова күбрәк каләм тибрәтүчеләрнең шигырьләрен гәзит битендә яшәп килгән “Инеш” сәхифәсендә бастырырга әзерләсә, мөхәррир урынбасары вазыйфасын биләгән Гөлнара Гыйлемханова язучыларның иҗат кичәләрен, китап туйларын, юбилей чараларын үткәрә. Аның тырышлыгы белән күренекле Роберт Миңнуллин, Нәҗибә Сафина, Марсель Сәлимов, Эсфир Яһүдин, Айгөл Әхмәтгалиева һәм башка бик күп татар, башкорт язучылары белән очрашулар үтә. Гөлнара Рәшит кызы, шулай ук, редакция каршында яшь язучылар белән “Каурый каләм” түгәрәге оештыра, мәктәп укучылары белән эшне җанландырып җибәрә, төрле очрашулар үткәрә.
Бу елларда Сәгыйть Шәрипов, Әдис Зиннәтуллин, Вәкил Белалов, Фәния Мөнирова, Нәсим Шөгаепов, Хатыйп Кашапов, Мирзанур Мөхәммәтов, Наҗия Басыйрова, Мәгъсүм Хәертдинов, Фәиз Хуҗин, Нияз Хәмидуллин, Таһир Мингалин, Данил Хуҗин, Рәүф Төхбәтуллин, Данис Нургалиев актив язышалар, күпләренең китаплары басылып чыга.
2008 елда Нефтекамада Милли мәдәниятләр үзәге ачыла һәм анда шәһәрнең иҗат көчләренә аерым бер бүлмә бирелә. Урыс телендә иҗат итүче “Поэтический Нефтекамск” түгәрәге әгъзалары һәм татар-башкорт телендә иҗат итүче “Инеш” түгәрәгенә йөрүчеләр шунда җыелыша башлый. Ул елларда “Инеш”тә дүрт дистәгә якын кеше әгъза булып тора. Алар арасында яңа гына иҗат итә башлаганнар да, инде берничә китапларын бастырып чыгарган авторлар да була.
“Инеш”челәр шәһәрнең татар тормышында кайнап яши, студентлар, мәктәп укучылары арасында төрле очрашулар, китап туйлары үткәрә, аларның иҗат җимешләре матбугат басмаларында, альманахларда дөнья күрә. Нефтекамада татар, башкорт, урыс, мари телләрендә иҗат итүчеләрнең китаплары бер җыентык булып өч тапкыр басылып чыга. Шундый китапның соңгысы “Радуга слова” 2013 елда басылып чыкты, анда татарча язучы 26 авторның шигырьләре һәм чәчмә әсәрләре керде. Мондый җыентыкларны чыгаруда берләшмәнең җитәкчесе Ринат Апачев, тел белгечләре Найзирә Алчина, Рита Галиева, Нәфисә Нәбиеваның тырышлыгы зур.
Әйткәндәй, “Инеш” иҗат берләшмәсенең тарихы, әгъзалары турында да китап әзерләнде, аны актив иҗатчыларыбызның берсе Вәкил Белалов туплады, хәтта беренче басма вариантын кулына алу бәхетенә дә иреште. Тик, кызганычка каршы, бастырып чыгарырга өлгермәде, пандемия вакытында авыр чирдән бакыйлыкка күчте. Бүген әлеге җыентык үзенең язмышы уңай хәл ителгәнне көтеп ята...
“Инеш” берләшмәсе, аеруча аның сәләтле, үзенчәлекле авторлары турында бик күп сөйләп булыр иде. Ничек шулай туры килгәндер, аларның кайсын гына алма, таланты киңкырлы. Әйтик, Нәҗип Исламов, Ринат Апачев, Данил Хуҗин, Рәфис Нуртдинов, Рәзиф Тимергалиев, Галихан Җиһаншин — бер дигән гармунчылар. Рәзиф Тимергалиев, Данил Хуҗин, Галихан Җиһаншин, өстәвенә, һәвәскәр композиторлар да, язган җырлары бик күп. Араларында рәссамнар да, агачтан сырлап эшләү осталары, даими күргәзмәләрен оештырып торучы фотографлар да, чигү, бәйләм бәйләү осталары да бар. Ә иң мөһиме — бу кешеләрнең рухлары бай, эчке дөньялары матур.
Нефтекаманың һәм Краснокаманың иҗади көчләрен туплап торучы “Инеш” әдәби берләшмәсен Ринат Апачевтан соң шигъри җанлы Әдис Зиннәтуллин җитәкләде, бүген аны “Кызыл таң” республика гәзитенең хәбәрчесе, шәһәрнең Татар милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Гөлнара Гыйлемханова алып бара. Соңгы елларда Гөлнара Рәшит кызының тырышлыгы белән Хатыйп Кашаповның — “Зәңгәр шәл” (2020 ел), Фәния Гайнуллинаның “Ак кәгазьгә төште күңелдәге хисләр” (2024) дигән китаплары дөнья күрде. Әлеге вакытта ялкынлы шагыйрь Нәҗип Исламовның китабы басмага әзерләнә.
Һәр инеш ул — зур елгаларның, дәрьяның юл башы. Безнең “Инеш”тән дә зур-зур шагыйрьләр, язучылар үсеп чыкты, алар кайчандыр үзләре йөргән әдәби түгәрәкләрен, “Инеш” берләшмәсен беркайчан да онытмый, очрашуларга килеп, аралашып, кирәк чакта ярдәмләшеп тора. Бүгенге “инеш”челәрнең исемнәре киләчәктә тагын да зуррак иҗат мәйданнарында яңгырар әле!
Гөлнара Гамилова.