+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Язучы дөньясы — үзе бер сер

Уфаның кызыклы һәм әһәмиятле урыннары бик күп. Бүген «Довлатов ишегалды» турында сөйләшәбез. Анда керсәгез, ХХ гасырның кырыгынчы елларындагы Уфага күчкәндәй буласыз.  

Язучы дөньясы — үзе бер серЯзучы дөньясы — үзе бер сер
Язучы дөньясы — үзе бер сер

Язучы һәм журналист Сергей Довлатов (туганда Мечик) 1941 елның 3 сентябрендә Уфада туган, анда аның әти-әнисе эвакуацияләнгән булган. Булачак язучының әтисе — Донат Мечик — режиссер һәм драматург, ә әнисе — Нора Довлатова — актриса. Алар Уфада бер елдан азрак яши, ләкин бу уфалыларга Довлатовны үз якташы дип санарга комачаулый алмый.

Язучының 80 еллыгы көнендә Уфада башкала халкы һәм кунаклары өчен яңа туристик урын барлыкка килде. Үзәктә йөрүче һәркем Гоголь урамындагы 56нчы йорт ишегалдын карый ала. Нәкъ менә шушы йортта укучылар яраткан хикәяләр авторы үз гомеренең беренче елын үткәрә.

Башкорт дәүләт филармониясе һәм торак йортлар арасындагы кечкенә аралык чын мәгънәсендә тарихи һәм иҗади урын булып тора. Йорт диварларында геройлар һәм әсәрләрдән цитаталар, язучының портретлары урнашкан. Ишегалдына керү урыны — арка, ул шунда ук Сергей Довлатов иҗаты атмосферасына чума, анда сез әсәрләр битләреннән атлыйсыз кебек, ишегалды «Питер коесы»на охшаган.

Башкалабызның кызыклы урыннарына барыгыз, китаплар укыгыз һәм ”Китап-байрам" халыкара ярминкәсенә килегез, анда сез дусларыгыз һәм туганнарыгыз белән вакытны кызыклы үткәрә аласыз, күңелегез һәм кәефегез буенча китап таба аласыз! Ярминкә 24-26 майда Уфаның Совет мәйданында узачак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас