“Кызыл таң” гәзите редакциясендә республиканың өч районыннан иҗатчы авторлар белән очрашу үтте. Анда Дүртөйледән нефтьче-шагыйрь, иҗаты гәзит укучыларына яхшы таныш китап авторы Таһир Якупов, Кушнаренкодан алты китап авторы мөгаллимә-шагыйрә Фәнисә Фәхретдинова һәм Чакмагыштан Надежда (Нәфисә) Гомәрова чакырылган иде. Авторлар белән бергә һәрбер районнан берәр вәкил дә килде: “Чакмагышнефть” идарәсенең Ветераннар советы рәисе Тәрҗемә Фәезова, М. Нәзиров исемендәге “Чакмагыш чаткылары” әдәби берләшмәсенең җитәкчесе, язучы Рәзифә Сәхапова һәм Уфадан шагыйрә, Татар хатын-кызларының “Рәйхан” клубы җитәкчесе Халисә Мөхәммәдиева.
Очрашуда “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Башкортстан Язучылар берлеге каршындагы Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Руслан Сөләйманов, З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятының татар телендә чыгучы китаплар мөхәррире Зөлфия Сафина, филология фәннәре кандидаты, журналист Рәүф Идрисов, журналист һәм шагыйрә, ике китап авторы, китаплар мөхәррире Рәзилә Низамова, китаплар авторы, журналист, Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы җитәкчесе Зөһрә Исламова һәм З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында басылып чыккан “Аклы-каралы дөнья” китабы авторлары, Башкортстанның атказанган артистлары Айдар һәм Алмаз Юнысовлар катнаштылар.
Һәрнәрсәнең була чишмә башы
Китап авторларын түгәрәк өстәл артында җыю, әлбәттә, очраклы түгел. Редакция шартларында басылып чыккан беренче китап моннан ун ел элек дөнья күргән булса, шул рәвешле мәдәниятебез һәм әдәбиятыбыз бу еллар эчендә шактый басма китаплар белән баетылды. Анда шигырьләр җыентыклары һәм публицистик язмалар, роман һәм борынгы авыллар, нәселләр тарихлары, шәҗәрәләр, фольклор әсәрләре, төбәк мәгарифенә һәм аның үткәненә бәйле истәлекләр, юлъязмалар һәм данлыклы шәхесләр турында төрле тираж белән барлыгы 100гә якын китап нәшер ителде.
– Редакциябездә китап бастыру юнәлешендәге эшчәнлек 2008 елда ук башланды. Шул елда “Кызыл таң”ның кыскача энциклопедиясе дөнья күрде. Аннан соң инде авторлар белән дә эшләү активлашты. Бүген без соңгы елларда басылып чыккан китапларның авторлары белән очрашуга җыелдык. Киләчәктә шушындый эшчәнлекне Язучылар берлеге белән берлектә “түгәрәк өстәл” форматында дәвам итәргә кирәк. Анда республикада яшәүче, татар телендә иҗат итүчеләрне бергә туплар идек. “Кызыл таң” элек-электән татар телендә иҗат итүчеләрне үз канаты астына туплаган, – диде Фаил
Фәтхетдинов.
“Кызыл таң”ның баш мөхәррире очрашуда катнашучыларны редакциянең тарихы һәм анда хезмәт куйган танылган шәхесләр белән таныштырып үтте.
Рәзилә НИЗАМОВА:
– Әйе, тарихта эзлебез. Башкортстанда матбугат һәм китап нәшер итүдә “Кызыл таң”чыларның өлеше зур булуын билгеләп үтәргә кирәк. Аның чишмә башы төбәктә матбугат һәм китап нәшерләү эшен җайга салуны кайгыртып йөргән халык шагыйре Мәҗит Гафуриләр чорына ук барып тоташа.
Республикада китап нәшер итү башында торган Даут Юлтый, Фәйзи Жданов, Гыйндулла Гозәеровны гына әйтеп үтү дә күп нәрсә турында сөйли. Боларга өстәп, “Китап”та күп еллар әйдәүче мөхәррирләр булган һәм тәрҗемә эшен җитәкләгән “Кызыл таң”чылар Гата Алмаев, Әхмәт Насыйров, Гали Ишбулатов, Лотфый Гадилов, Гарифулла Гозәеровның исемнәрен атап үтәргә кирәк. Бүген дә шушы күркәм традицияләргә тугрылык саклап, Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Олия Гыйләҗетдинова “Китап”та мөхәррирлек хезмәтен уңышлы дәвам итә.
Әдәбият һәм журналистика, икесе ике өлкә булуга карамастан, аларга гел бергә үрелеп бару тәкъдир ителгән. Ә элекке “Кызыл таң”чылар Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Әнгам Атнабаев, Абдулхак Игебаев, Равил Шаммас кебек халык шагыйрьләре һәм Нәҗип Асанбаев, Суфиян Поварисов кебек халык язучыларының шушы җирлектә тууына йолдызларның туры килүе сәбәпче булгандыр. Җиде халык әдибен биргән гәзитебез бүген дә халыкның рухи кыйммәтләрен баету һәм милли хәзинәсен саклау юнәлешендә хезмәттә.
Гәзит-журналлар чыгару һәм китап бастыру белән беррәттән, укучыларны иҗатчылар белән таныштырып бару эше дә биредә җайга салынган. Авторлар төрле бәйгеләрдә катнашу мөмкинлекләренә ия, ә җиңүләр иҗат офыкларын тагын да киңәйтә, канатлар куя. Башлап язучылар гына түгел, олпат әдипләрнең әсәрләре дә биредә китап булып чыга. Шулай, мәсәлән, 2020 елда язучы Закир Әкбәровның “Еллар һәм юллар” дигән романы нәшер ителде. Китап Татарстанда Илдар Юзеев исемендәге премиягә лаек булды.
Бүген, җәмгыятьтә китапка бәйле төрле капма-каршылыклы фикерләр яшәгән заманда, мин, гыйльми-мәдәни һәм әдәби китапка мөкиббән шактый замандашларыбыз белән очрашып, чиксез сөенү хисләре кичерәм. Китаплар белән эшләү барышында Авыргазы, Әлшәй, Бишбүләк, Бүздәк, Благовар, Дәүләкән, Дүртөйле, Ишембай, Илеш, Караидел, Кушнаренко, Кырмыскалы, Күгәрчен, Мәләвез, Миякә, Стәрлебаш, Чакмагыш, Чишмә районнарыннан һәм Уфадан бик күп авторлар белән танышу бәхетенә ирештем. Ә бездә нәшер ителгән китаплар илебезнең төрле тарафларына тарала һәм укучыларга бәхетле мизгелләр бүләк итә.
Сулар үз юлын таба
Әйе, башлап язучыларга җиңелдән түгел. Иҗатчы алдында төрле сораулар туа. Нәрсә язарга гына түгел, язган әсәрне нинди белгечкә күрсәтергә, кайда бастырырга, ничек сатарга һәм башкасы. Ярый ла районнарда ярдәмгә әзер башлангыч оешмалар булса. Алар янына китап җанлы меценат-сәүдәгәрләр дә табылса. Бу җәһәттән редакциядә булдырылган шартлар әлегә иң уңышлылардандыр. Баш мөхәррир очрашу барышында яңгыраткан тәкъдим дә бик урынлы булды. Бердәм көч тау күчерә, диләр. Үзәк түгәрәк барысын да үзенә тартып торачак. Кварталга бер җыелып, уртак мәсьәләләрне хәл итү өчен өстәмә мөмкинлекләр туачак.
– Мондый очрашулар бик кирәк. Иҗатчылар үз казанында гына кайнап яшәргә тиеш түгел. Төбәктә дәүләт китапханәсе булмаган заманнарда да Уфада, Казанда, Мәскәүдә татар телендә китаплар чыгып торган. Алда да иҗат чишмәләрегез саекмыйча, китапларыгыз басылып торсын. Кайда гына чыкса да, үз укучысын тапсын, – диде очрашуда Руслан Сөләйманов.
Чара җанлы аралашу, сорау-җавап рәвешендә барды. Авторларның иҗаты да, биографиясе дә, бүгенге тормышы да кызыксыну уятты.
Тәрҗемә ФӘЕЗОВА,
“Чакмагышнефть” идарәсенең Ветераннар советы рәисе:
– Мин үзем шигъриятне үлеп яратам. Таһир Әнгам улына, ник шигырьләреңне китап итеп чыгармыйсың, дидем. Ә “Ачам күңелем серләрен” китабы чыккач, коллектив күтәреп алды. Таһир Якуповның һәрбер шигыре нәкъ безнең өчен язылган кебек, чөнки алар безнең җирлектә туган. Шигырьләренә язылган җырларны теләп башкаралар. Идарәнең җәмәгатьчелек эшен аңардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул – безнең иҗади җитәкчебез. Телебез, мәдәниятебез саклансын, дисәк, үзебезнең татар телле иҗатчыларга киңрәк юл ачарга кирәк. Уфада үзәк түгәрәк ачылса, без дә бирегә җыйналып килер идек. Ул безгә бүген бик кирәк.
Таһир ЯКУПОВ,
Дүртөйле районыннан нефтьче-шагыйрь, “Ачам күңелем серләрен” китабы авторы:
– “Дулкын” район әдәби-иҗат берләшмәсенә 1988 елдан йөри башладым. “Кызыл таң”да китаплар бастырып чыгару мөмкинлеге барлыгын белгәч, шигырьләремне бирегә алып килдем. Монда китаплар мөхәррире Рәзилә Гайнислам кызы белән бик тиз уртак тел табылды, соңыннан гел элемтәдә булдык, ниндидер төзәтмәләр керткәндә бергә килешеп эшләдек. Дизайн бик яхшы булды, китапны кулга аласы килеп тора.
Дүртөйледә үткән китапны тәкъдим итү кичәсендә шигырьләремне сәхнәдән укып, җырларымны алкышларга күмделәр. Шуның өчен редакция хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Бүгенге очрашуга яңа шигырьләремне алып килдем.
Таһир Якуповның шигърияте турында сүз йөрткәндә, аның турында тыштан – салкын, эчтән – ялкын, дип әйтәсе килә. Бәлки һөнәре буенча нефтьче булганга шулайдыр. Бу җәһәттән аның “Соравыма эзлим җавап”, “Намус турында”, “Яшеналгыч” һәм башка шигырьләрен билгеләп үтәргә мөмкин. Ә “Укытучыма” дигән шигыре очрашуда зур кызыксыну уятты. Андагы герой укучы алдында илен һәм телен яклаучы татар халкының гади бер улы буларак килеп баса.
Автор робагыйлар иҗат итүгә дә омтылышлар ясаган. Ул тормышта булган бик җитди мәсьәләләрне күтәрә һәм дөньяви хәлләргә җиңелчә юмор аша бәя бирә.
Халисә МӨХӘММӘДИЕВА,
танылган журналист, шагыйрә, Татар хатын-кызларының “Рәйхан” клубы җитәкчесе:
– Мөгаллимә-шагыйрә Фәнисә Фәхретдинованың “Туган җирем – садә җырым” дигән шигырьләр җыентыгы – алтынчы басма китабы. Берничә дипломлы гыйлемле ханым берчак үзенең туган авылында гомер итәргә ният иткән һәм аның һәр бизәген, һәр төбәген шигырь юлларына салган. Ничек кенә мактамый ул туган авылын! Шагыйранә җанга табигать рухи азык бирә. Фәнисә Мансур кызы бу темага китабының саллы өлешен багышлаган.
Халисә ханым авторның табышларын һәм туган телгә булган мәхәббәтен билгеләп, шагыйрәнең яңа әсәрләрен көтеп калуын белдерде.
Фәнисә ФӘХРЕТДИНОВА,
Кушнаренко районыннан мөгаллимә-шагыйрә, “Туган җирем – садә җырым” китабының авторы:
– Мәктәптә “Очкын” түгәрәгенә җитәкчелек иткәндә яза башлаган идем. Гомумән, минем язмый калган көнем юк, чөнки туган ягымның һәр почмагы, һәр күренеше миңа илһам бирә!
Фәнисә ханымның редакциядә икенче китабы чыкты. Ул шигъри исем белән атала. Еллар өсте-өстенә кушылган саен, гомернең чишмә суы да байый. Фәнисә Фәхретдинованың да шушы ике китап арасында кичергәннәре аның иҗатында чагылыш тапкан. Аның беренче китабы мәктәп тормышына багышланган булса, икенчесе туган як, тормыш фәлсәфәсе белән сугарылган һәм хәзер инде анда дини тема чаткылары да күренә башлаган. Ник дигәндә, ул Ислам институтын тәмамлап, бүген Әхмәт авылында өлкәннәргә һәм балаларга дин сабакларын өйрәтә. Диндә кушылганча сабыр һәм язмышка рәхмәтле булып яшәү аның шигырьләрендә дә чагыла.
Фәнисә ханымның шигырьләрен яраталар, аларны социаль челтәрләрдә дә күзәтеп баралар. Шагыйрәнең яңа шигырьләре үзен безгә тагын кайсы яклап ачар икән? Әйдәгез, аның иҗатын арытаба да күзәтеп барыйк.
Рәзифә СӘХАПОВА,
журналист, әдибә, М. Нәзиров исемендәге “Чакмагыш чаткылары” иҗат берләшмәсенең җитәкчесе:
– Күп кенә кешеләр кечкенәдән шигырь язуга килә. Нәфисә Гомәрова сөекле улы Ремил һәм ире Әсгать белән бәйле кайгылы хәлләрдән соң бәетләр яза башлады. Әле яңа гына егерме яшен тутырган оныгы Тимурның СВОда һәлак булуы моңа тагын бер этәргеч булды. “Балан ачысы”н да ул оныгына багышлап чыгарырга ният кылды.
Аның бу җыентыгында кайгы-кичерешләр аша яралып чыккан шигъри юллар урын алган. Моңа өстәп, ул күрше авыллардан махсус хәрби операциядә һәлак булган тагын берничә яугиргә атап бәет иҗат икән. Батырларыбыз халык хәтерендә сакланырга тиеш!
Надежда (Нәфисә) ГОМӘРОВА,
“Балан ачысы” китабы авторы:
– Оныгыбыз Тимур Чакмагыш агротехнология колледжында белем ала иде, илебез дошманнар белән алышка күтәрелгәч, ул СВОга китәргә теләк белдерде. Бер генә тапкыр отпускка кайтып китте... Аннары аны соңгы юлга озаттык. Бәетләрем күз яшьләре белән сугарылып язылды, җыентыкка тупланды. Китап туена бөтен халык җыелды. Китапны редакциядә тиз чыгардылар. Рәхмәт сезгә!
Рәүф ИДРИСОВ,
филология фәннәре кандидаты, журналист:
– Нәфисә Гомәрованың китап туеннан “Өмет” гәзитендә чыккан мәкаләдә автор Гөлара Арсланова бу бәетләргә бәя биргәндә “җанын ярып туган шигырьләре тормыш фәлсәфәсе белән сугарылган”, дип язган. Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Бәет – фәлсәфи, кеше кадерен белүгә чакырган һәм гуманистик идеяләргә корылган тирән акыллы жанр. Соңгы вакытта редакциягә моңа охшаш бәетләр күп килә, чөнки бу жанр кайгылы очракларда юаныч буларак калкып чыга.
Әйе, язучылар һәм галимнәр катнашлыгында үткән очрашуда бәетләр темасын күтәрү бик урынлы булды, чөнки бүгенге вәзгыять үзе моңа нигез бирә. Халык авыз иҗатының халык өчен иң авыр чорларда тормыш сәхнәсенә чыгу сәләтенә ия булуын онытмаска кирәк. Ә бәет ул үз сәгатен көтеп кенә ятучы үлмәс жанрлардан санала. Нәфисә-Надежда Гомәрованың китапчыгы моңа бер дәлил булып тора.
Зөһрә ИСЛАМОВА,
журналист, Башкортстан Татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы җитәкчесе:
– Үзнәшер юлы белән дөнья күргән китапларга кимсетеп карарга кирәкми. Без күптөрле мәгълүмат бик тиз таралган чорда яшибез. “Сәхибҗамал” оешмасында да иҗат кешеләре бихисап. Һәр иҗат кешесенең үз иҗат җимешен күрәсе килә. Кешеләр күңеленә матур орлыклар салган очракта гына тормыш та матурланачак, яшәешебез дә күркәмрәк булачак.
Зөлфия САФИНА,
З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятының татар телендә чыгучы китаплар мөхәррире:
– Әдәби түгәрәкләргә төрле елларда әдәбиятыбызның күренекле әһелләре дә йөргән һәм үзләренең каләмнәрен чарлаган. Бүген каләм тибрәтүче иҗатчылар арасыннан да киләчәктә әдәбиятыбызны күтәрердәй талант ияләре чыгар дип ышаныйк! Иң мөһиме – киләчәктә дә китапларыгыз чыксын һәм сезне яраткан укучыларыгыз булсын! – диде ул.
Башкортстанның атказанган артистлары Айдар һәм Алмаз ЮНЫСОВЛАР күптән түгел генә З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында “Яшьләр сериясе”ндә басылып чыккан “Аклы-каралы дөнья” дигән беренче шигъри җыентыклары белән таныштырып үтте.
Бу китап күпләрнең күз уңында. Шуңа күрә аның ничек язылуы, кемнәр белән иҗатташлык итүләре каләм ияләрен дә кызыксындыра иде. Егетләр исә серләрен яшереп тормады, барысын да ничек бар – шулай сөйләп бирде. Аннары күчтәнәчкә алып килгән, безнең бүгенге сөйләшү эчтәлегенә туры килеп торучы җырларын бүләк иттеләр.
Әйе, безнекеләр гыйлемле булган, борын-борыннан китап укыган. Ә киләчәк буыннарга без үзебез нинди китаплар калдырабыз соң? Бу җәһәттән очрашуда сүз алган авторлар илебезне, милләтебезне яшәтү, телебез, гореф-гадәтләребезне саклау, үстерү мәсьәләләре турында уй-фикерләрен иҗатларына кушып җиткерде. Моның өчен иҗат кешесенә, үз казанында гына кайнамыйча, каләмдәшләр һәм укучылар белән очрашып тору бик мөһим шул. Мондый очрашулар үсеш өчен зур этәргеч бирсә, илһам һәм ышаныч та өсти. Җырдагыча, аклы-каралы дөньяга нур-моң өстәп, аның аклы, якты якларын ачарга булышлык итә.
Рәзилә НИЗАМОВА,
шагыйрә, журналист, китапларның мөхәррире.