Дәү әниле кеше – бәхетле кеше. Аның киңәшләрен тыңлап, тәрбиясен тоеп үскән балаларның күңеле матур була. Чишмә районының Келәш авылы мәдәният йортында узган “Дәү әни сабаклары” бәйгесенең финалына нәкъ шундый бәхетле, туган телен, мәдәниятен белгән, ата-бабаларының үткәненә хөрмәт белән караган балалар һәм аларның хәстәрлекле дәү әниләре җыелды.
Әлеге чараны буыннар бәйләнешен, нәсел җепләрен ныгыту, татар халкы йолалары, гореф-гадәтләренең дәвамлылыгын саклау, оыларга хөрмәт тәрбияләү максатыннан Гаилә елы чикләрендә “Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасы Чишмә районы хакимияте, “Твой дом” оешмасы, Салават шәһәренең “Әннәби” мәчете ярдәме белән оештырды. Шулай ук чарада Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, Ар авыл биләмәсе башлыгы Алмаз Моратов, композитор Роза Якупова һәм башка мәртәбәле кунакларның катнашуы аңа зур әһәмият өстәде.
Чараны башыннан ахырына кадәр бик матур итеп Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Гөлназ Мөхәммәдиева алып барды. Ә Уфа шәһәренең Лилия Мөхәммәдиева җитәкчелегендәге “Нәүрүз” татар вокал ансамбле һәм “Йолдызлы юл” балалар бию студиясе әгъзалары җыр-биюләре белән бизәде.
Әле беренче тапкыр гына оештырылуына карамастан, бик күркәм килеп чыкты бу бәйге. Борай, Иглин, Кушнареко, Чишмә районнарыннан, Уфа һәм Нефтекама шәһәрләреннән килгән һәм өч буынны - дәү әни, әни һәм оныкларны берләштергән командалар үз гаиләләре, максатлары белән таныштырды, иҗади сәләтләрен күрсәтте, үсеп килүче буынны тәрбияләү белән бәйле сорауларга җавап бирде, бергәләп әзерләгән татар милли ризыкларын тәкъдим итте. Шул ук вакытта бу бәйгеләрдә ярышып кына калмый, гаиләдә булырга тиешле үзара җылы мөгамәлә, ихтирамны, өлкәннәрнең яшь буынга милли тәрбия бирүдәге ролен алар үз үрнәгендә чагылдырды.
Гаилә командаларының чыгышларын мәртәбәле жюри - Чишмә районы хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Азат Арсланов, Башкортстан һәм Русия Федерациясе Язучылар берлекләре әгъзасы Дилә Булгакова, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова, “Твой дом” автоном коммерция нигезендә булмаган оешма директоры Венера Миңнебаева, автор башкаручы, композитор, шагыйрә, рәссам Флёра Шәрипова, Түбән Тирмә авылының “Сайфар” мәхәлләсе имам-хатыйбы Салават Үләмаев, “Нәүрүз” ансамбле җитәкчесе Лилия Мөхәммәдиева, Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты директоры Эльмира Саматова бәһаладылар.
Проектның авторы – Башкортстан татарлары конгрессының идарә әгъзасы Альбина Якупова билгеләвенчә, дәү әниләрне һәм оныкларны берләштерүче шундый чара оештыру идеясен ул берничә ел күңелендә йөртә. Һәм бу проекты белән ул узган ел ахырында Конгрессның бер җыелышында уртаклаша. Әлбәттә, ул хуплау таба һәм аны тормышка ашырырга карар ителә. Әзерлек эшләре дә шул вакытта ук башланган иде. Бәйгенең беренче өлеше онлайн форматта үтсә, финалга 7 гаилә чакыру алды.
Әлбәттә, бәйге булгач, аның үз таләпләре бар. Шулай да, “Дәү әни сабаклары” конкурсы финалына катнашучыларның берсе дә игътибарсыз калмады, һәркайсы аерым бер номинациядә җиңүче дип танылды.
“Милли ризык” номинациясендә Борай районыннан килгән гаилә: дәү әни, әни һәм оныка - Альбина Нәфыйкова, Илвера Хаҗипова һәм Риана Габдуллина җиңүче булды.
“Гаилә альбомы” номинациясендә Нефтекама шәһәре вәкилләре: дәү әни Мөнирә Мифтахова, аның кызы Гөлназ Шөгаепова һәм оныкасы Мәдинә Мифтахова билгеләнде.
“Сорау бирер нәниләр, ни диярләр әбиләр?” номинациясендә Иглин районының Акбирде авылыннан килгән гаилә аерылып торды. Дәү әни Роза Латыйпова, әниле-кызлы Әлфия һәм Әмирә Баҗановалар бүләкләнде.
“Гаилә ансамбле” бәйгесендә кушнареколыларга тиңнәр булмады, минемчә. Аларның бу иҗади конкурска бик җитди әзерләнүе ап-ачык күренеп торды: сабантуй йоласын күрсәткәндә, залда утыручыларның барысы да үзләрен чын бәйрәмдә итеп хис иткәндер. Иске Тукмаклы авылыннан килгән гаилә - Зилина апа Садртдинова, кызы Элнора һәм оныкасы Иркә Әхтәмовалар үзләре дә моңлы булудан тыш, аларга иҗади номерларда дуслары да ярдәм итте. Шуңа “Гаилә ансамбле” номинациясендә җиңүләренә бер дә гаҗәпләнәсе түгел.
“Саклый мине, яклый мине дәү әни догалары” бәйгесе аеруча күңелгә ятышлы булды. Дәү әниләр балаларын саклау өчен үзләре генә дога укымый, аларны оныкларына да өйрәткән. Чишмә районының Келәш авылыннан Флүзә Хәбибованың оныгы Рәмилнең осталыгы хәтта Салават хәзрәтне дә таң калдырды.
“Бергә булганда” номинациясендә Иглин районыннан килгән Лира, Гөлназ һәм Айгөл Өметбаевалар бүләкләнде.
“Иҗади караш” номинациясендә Уфа шәһәренең Дим бистәсеннән Рәфидә, Алия һәм Амелия Гыйльмановалар җиңүче дип танылды. Һәм бу бик дөрес, чөнки алар һәрбер бәйгене үзенчәлекле итеп үтте, монда аларга 123нче лицейның татар теле укытучысы Резида Радик кызы Сөбханкулова җитәкчелегедәге 4нче сыйныф укучылары зур ярдәм күрсәтте.
Һәм, ниһаять, иң дулкынландыргыч мизгел – Гран-При ияләрен атау вакыты җитте. Бәйгенең абсолют җиңүчесе дип Чишмә районының Келәш авылыннан Флүзә Әнвәр кызы һәм аның оныгы Рәмил танылды.
Әйе, һәр гаиләнең үзенә генә хас йолалары, тәрбия алымнары бар. Бу көнне, Гаилә елына багышлап оештырылган әлеге бәйге чикләрендә белемле, тәрбияле балалар үстерүче, күп сыйфатлары белән үрнәк булып торучы гаиләләр белән таныштык. “Дәү әни сабаклары” конкурсы киләсе елларда да үткәрелеп, республикабызның шундый актив гаиләләрен ачыклап, аларның гаилә йолалары, тәрбия алымнары белән таныштыруны дәвам итәр, дип ышанасы килә.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.