+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Быел “Китап-байрам” бик мавыктыргыч булачак!

Бүген Уфада “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында II Халыкара китап ярминкәсенә багышланган матбугат конференцияе үтте.

Быел “Китап-байрам” бик мавыктыргыч булачак!Быел “Китап-байрам” бик мавыктыргыч булачак!
Быел “Китап-байрам” бик мавыктыргыч булачак!

 

Республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова быел “Китап-байрам”ның үткән елдагыдан да киңрәк форматта үтәчәген билгеләде. Чарада алты илдән һәм 18 төбәктән катнашучылар көтелә. Быел китап ярминкәсе берничә темага багышланачак: Уфаның 450 еллыгы, патриотлык темасы, Башкортстан язучылары һәм Пушкин юбилее. Министр сүзләренчә, ярминкә юкка гына 24 майда ачылмый. Нәкъ бу датада Славян мәдәнияте көне билгеләнә.

“Китап-байрам” кысаларында күргәзмәләр, язучылар, артистлар белән очрашулар, төрле кызыклы бәйгеләр оештырылачак. Мәскәүдән билгеле кунаклар — Олег Рой һәм Дарья Донцованың килүе көтелә. Кичке программаларның аеруча чагу булачагын билгеләде Әминә Шәфыйкова.

Кызыклы, үзенчәлекле моментлар да булачак. Мәсәлән, Русия почтасы көче белән оештырылган чара — марканы сүндерү (гашение марки) булачак. Теләгән һәркем якыннарына истәлекле открытка җибәрә алачак. Ике акция кысалаырнда төбәкләр китапханәләренә һәм балалар йортларына китаплар бүләк ителәчәк.

Быел Башкортстан Язучылар берлеге оешуга 90 ел тула. Бу уңайдан китап ярминкәсе кысаларында Русия язучыларының пленумы үтәчәк. Моны республика Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина хәбәр итте. Ул чарада утыз төбәктән һәм якын илләрдән — Казахстаннан, Кыргызстаннан, Әзербайҗаннан һәм Белоруссиядән катнашучылар булачагын әйтте. Каләм осталары мәдәни бәйләнешләрне ныгыту хакында сөйләшәчәк.

Республика сукырлар китапханәсе директоры Айгөл Әминева китап бәйрәмендә актив катнашачакларын билгеләде. Бу агымдагы елның мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елы булуы белән дә бәйле. Начар күрүчеләр һәм күрмәүчеләр өчен оештырылган чаралар мавыктыргыч булачак.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас