Чараны Башкортстан Республикасы татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы, “Ихлас” мәчете оештырды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән “Шәхесләр елы”на багышланды.
Китап туеның “Ихлас” мәчетендә узуы да юкка гына түгел, чөнки Дилә Хәмзә кызы озак еллар инде Уфадагы “Ихлас” мәчетенең мөтәвәллият әгъзасы булып тора, төрле дини чараларның уртасында кайный, шулай ук ул хаҗга да барып кайтты.
Чараны “Ихлас” мәчетенең имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин ачып, Дилә Хәмзә кызын ихлас котлады, иң изге теләкләрен җиткерде. Уфа шәһәренең “Ихлас” мәхәлләсе мәҗлесе рәисе Мөхәммәт Галләм Дилә Булгакованың шушы мәчетне ачуга керткән өлеше хакында сөйләде һәм шулай ук иң җылы, ихлас теләкләрен җиткерде.
“Аллаһ берәү генә” китабының мөхәррире, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Динә Морзакаева үзенең чыгышында Дилә апа Булгакованың ике дистәдән артык китап авторы, күпчелек җыентыкларының Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күрүе, дини эчтәлекле китаплары да байтак булуын ассызыклады.
– “Аллаһ берәү генә” китабы – Ислам динебез, аның җәмгыятьтәге, кеше тормышындагы урыны хакында. Әдибәнең иҗатындагы кебек үк, монда да төп урында – кеше, аның рухи дөньясы, илаһи кыйммәтләргә карашы һәм мөнәсәбәте, – диде ул.
Туган телебез, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын түкми-чәчми киләчәк буынга тапшыру өчен күп көч салучы Дилә Булгакова Башкортстанда “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасын оештыруның башында торган, беренче җитәкчесе дә булган. Бүген ул “Сәхибҗамал” оешмасы шурасының иң актив һәм мәртәбәле киңәшмә әгъзаларының берсе. Дилә апа әлеге оешманың гимны сүзләре авторы да. Китап туена да олуг шәхесне котлар, аның шатлыгын уртаклашыр өчен “Сәхибҗамал”, “Ак калфак” оешмалары, “Рәйхан” татар клубы әгъзалары да килгән иде.
Чарада катнашкан дуслары арасында Башкортстанның халык шагыйре Гөлфия Юнысова, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева да бар иде. Китап туена берничә районнан хәзрәтләр, якташлары, каләмдәшләре килеп, чараның дәрәҗәсен тагын да арттырды.
Бар булмышыннан илаһи нур бөркелеп торучы Дилә апа Булгакованы чәчәк гөлләмәләренә күмеп, аны ихлас тәбрикләделәр, шигырьләрен укыдылар, ул язган мөнәҗәтләрне әйттеләр.
Китап туенда Римма Әминева һәм Флидә Янгированың матур кул эшләре күргәзмәсе кунакларның күңеленә аеруча хуш килде һәм, шулай ук, өр-яңа китапны сатып алу мөмкинлеге дә булды.
Очрашуны танылган радиожурналист Зәлия Ахунова алып барды. Ул чараны китапның кереш сүзендә Динә Морзакаева язган сүзләр белән тәмамлады: “Шунысы аеруча куанычлы: яшәлгән еллар санына, үтелгән гомер сукмагы озынлыгына карамый, Дилә апабыз һаман илһамланып, иҗатта кайнап яши, яңадан-яңа хикәяләр, шигырьләр яза, өр-яңа аһәңле җырлары туа. Сәламәтлектә, иминлектә озын-озак шулай укучыларны иҗат җимешләре белән сөендерергә насыйп булсын аңа!”
Фото: Руслан Муллаянов.
Зөһрә ИСЛАМОВА.