+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Китап-байрам" - ачык!

Уфада "Китап-байрам" китап ярминкәсе почта маркасын махсус гамәлгә кертү тантанасы белән ачылды.

"Китап-байрам" - ачык!
"Китап-байрам" - ачык!


Бу чарада Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова һәм Башкортстан Республикасы федераль почта элемтәсе идарәсе директоры Ленард Шәфыйков катнашты. Алар конвертка халыкара ярминкә турында мәгълүмат белән почта штемпеленең тамгасын куйдылар, ул да чарага махсус әзерләнгән. Традиция буенча, барлык катнашучылар конвертларга кул куялар һәм кулларында почта продукциясе белән истәлекле фото төшерәләр.
Конвертның стандарт почта маркасы бар, аның бәясе Россия буенча җибәрү тарифына туры килә. Аның тиражы 300 000 данә тәшкил итә.
Конвертларны Уфа һәм Башкортостан Республикасы почта бүлекчәләреннән, шулай ук Уфаның Совет мәйданында халыкара ярминкә уздырыла торган урында урнашкан Русия Почтасы стендыннан сатып алырга мөмкин. Шул ук стендта конвертларга һәм открыткаларга «Китап-байрам» штемпеленең тамгасын куярга һәм теләсә кайсы адреска хат җибәрергә мөмкин. Ярминкә эшен тәмамлагач, махсус штемпельне Уфаның Ленин урамындагы 28нче йорттагы Русия почтасына куярга мөмкин булачак.

Фото: пресс-служба Почты России.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: