+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Радий Хәбиров: "Яхшы китаптан - яхшырак дус юк"

Бүген Уфада «Китап-байрам» Халыкара китап ярминкәсе тантаналы рәвештә ачылды.

Радий Хәбиров: "Яхшы китаптан - яхшырак дус юк"
Радий Хәбиров: "Яхшы китаптан - яхшырак дус юк"



Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Урыс Православие чиркәвенең нәшрият Советы Рәисе, Калуга Митрополиясе башлыгы митрополит Климент, Русия Федерациясе сенаторы, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Русия Язучылар берлеге идарәсе рәисе Николай Иванов, Русия китап нәшриятчылары ассоциациясе президенты, «Ак шәһәр» нәшриятының генеральный директоры Константин Чеченев, Казахстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Касымхан Бегманов, Белоруссия Язучылар берлегенең Брест өлкә бүлеге рәисе Татьяна Демидович, шулай ук язучы һәм сценарист Олег Рой.
- Бүген без икенче тапкыр «Китап-байрам» бәйрәмен үткәрәбез, – диде Радий Хәбиров, ярминкәнең төп сәхнәсендә чыгыш ясаганда. - Без аны узган ел беренче тапкыр үткәргәндә, ул шундый нәтиҗәгә ия иде, бәйрәмне ел саен үткәрергә карар ителде. Бүген бу мәйданда язучылар, шагыйрьләр һәм китап нәшриятлары, экспертлар, артистлар бар. Фестивальнең төп максаты - балаларыбыз укырга тиеш. Чөнки яхшы китаптан - яхшырак дус юк.
Шулай ук төбәк Башлыгы сәхнәдән яхшы кәефле булганда, ул хатыны белән «Мастер һәм Маргарита»ны укый, балалары белән булганда - әкиятләр, ә ялгыз калырга теләгәндә - искиткеч кешеләрнең тормыш циклыннан мемуарлар укырга яратуын әйтте.

Ярминкә башлану белән республика халкын Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова котлады. Ул шулай ук Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың котлавын укыды. Анда, аерым алганда, болай диелә:
"Ярминкә илебезнең иң күп укыла торган төбәкләренең берсендә – Башкортстан Республикасында уза. Бүген биредә яңа буын китапханәләр төзү буенча программалар уңышлы тормышка ашырыла, ә китапханә тармагы хезмәткәрләре федераль конкурсларда җиңүче була. Чара программасында китап авторлары белән очрашулар, басмалар презентацияләре, башлангыч шагыйрьләр һәм язучылар арасында әдәби конкурслар, урыс классиклары әсәрләре буенча спектакльләр планлаштырылган. «Китап-байрам» икенче Халыкара китап ярминкәсе дуслык һәм үзара аңлашу атмосферасында узачак, яңа кызыклы проектлар булдыру һәм тормышка ашыру мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, дип ышанам".
– Безнең ярминкә матур кошлар җыры кебек яңа китаплар тууга хезмәт итсен, - дип өстәде Лилия Гомәрова.
Изге Патриарх Кириллның сәламләвен фестивальдә катнашучыларга Калуга һәм Боровский митрополиты, югары Чиркәү Советы әгъзасы, Мәскәү патриархатының нәшрият Советы Рәисе, тарих фәннәре докторы, Калуга дәүләт университеты профессоры Климент укыды.
Митрополит Климент шулай ук Башкортстан Башлыгына XI гасырда Бөек Новгородта төзелгән славян язуының иң борынгы һәйкәлләренең берсе – Остромиров Евангелиянең факсимиль күчермәсен тапшырады 1988 елда Русь Чукындыруының 1000 еллыгына басылган китап реликвиясе Башкортстанның Милли музеенда сакланачак.

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, тиздән бу басма Евразия күчмә цивилизацияләр музееның визит-үзәге экспозициясен тулыландырачак.
- 6 июльдә үзәк үз эшен башлаячак. Һәм аның барлык кунаклары экспонатлар арасында узган ел республикага тапшырылган Госман Коръәнен, шулай ук бу искиткеч яхшы бүләкне күрергә мөмкинлек алачак, – диде Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, китап форумы 24-26 майда Уфаның Совет мәйданында узачак. Өч көн дәвамында кунакларны бай программа көтә: балалар фестивальләре, конкурслар, хәйрия акцияләре, гастрофестиваль, интерактив мәйданчыклар һәм күргәзмәләр, язучылар белән очрашулар. Берничә чара Башкортстан башкаласының 450 еллыгына багышланачак.

Фото: Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: