+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Китап-байрам" күңелләргә матурлык орлыклары чәчте

Уфада «Китап-Байрам» II Халыкара китап ярминкәсе тантаналы рәвештә ябылды.

"Китап-байрам" күңелләргә матурлык орлыклары чәчте"Китап-байрам" күңелләргә матурлык орлыклары чәчте
"Китап-байрам" күңелләргә матурлык орлыклары чәчте



Ул Башкортстан башкаласының 450 еллыгына багышланган иде. Ябылу тантанасында Русия Федерациясе сенаторы, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев, Русия Китапханә ассоциациясе президенты, Русия Дәүләт китапханәсе генеральный директоры Вадим Дуда, Русия Язучылар берлеге идарәсе рәисе Николай Иванов, популяр Русия язучысы, сценарист, блогер, продюсер, теле һәм радио алып баручы Олег Рой катнаштылар.
Тантана кысаларында «Урал-батыр җирендә Ел китабы» нәшриятлар арасында конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр. Башкортстан Республикасы Башлыгының махсус бүләге белән Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышланган әсәрләрен яңадан бастыру буенча «Дагыстан» нәшрият йортының «Авыл һәм Планета шагыйре» проекты бүләкләнде. Әлеге проект буенча 2023 елда басма продукциянең 25 атамасы 100 000 данәдән артык тираж белән басылган.

Бүләкне Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев тапшырды.
- Сезне шундый искиткеч, матур бәйрәм белән котлыйм! Китап ярминкәсе монда килүчеләрнең һәрберсен ким дигәндә яхшылык турында уйланырга мәҗбүр итә. Әгәр ике көн эчендә чарага килгән 130 мең кешенең һәр унынчысы әлеге чарага килгәннән бераз уңайрак фикер йөртсә, минемчә, чара уңышлы булды, - дип билгеләп үтте Урал Килсенбаев. - Һәм, әлбәттә, без, узган ел белән чагыштырганда, дусларыбыз, катнашучы илләребез, нәшриятларыбызның саны артуына бик шатбыз. Ә иң мөһиме, чарага килгән тамашачылар саны.
Конкурста Русия Федерациясе, Казахстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы төбәкләреннән 30дан артык нәшрият һәм нәшрият оешмалары катнашты. Русия китап нәшриятчылары ассоциациясе президенты Константин Чеченев рәислегендәге жюри каравына 106 басма килгән. Конкурс номинацияләрендә җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
«Китап-байрам» кысаларында Русиянең 18 төбәгеннән һәм җиде илдән барлыгы 233 нәшрият һәм китап сату оешмалары тәкъдим ителгән: алар Белоруссия, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Иран. Ике көн эчендә китап ярминкәсенә, беренчел мәгълүматлар буенча, 130 мең кеше килгән, өченче көн буенча статистика әле ясалмаган.
Китап ярминкәсе көннәрендә өч сәхнәдә һәм 20дән артык башка мәйданчыкта 300гә якын төрле чара уздырылган, алар арасында остаханәләр, иҗади очрашулар, спектакльләр, укулар, тематик концертлар, дискуссияләр, "түгәрәк өстәл"ләр, кино күрсәтүләр һәм акцияләр, хәйрия чаралары.
«Әдәби прививка» акциясе кысаларында 500дән артык китап җыелган, «Донбасс мәктәпләре һәм Русиянең яңа төбәкләре өчен китаплар җыю» акциясеннән соң бу субъектларның укучыларына 1000дән артык басма җибәреләчәк. «Изге подписка» акциясе катнашучыларның гаиләләренә гәзит һәм журналларны даими рәвештә алу өчен йөзләгән квитанцияләр бүләк итте. Чара көннәрендә теләгән һәркем якыннарына бушлай хәбәр җибәрә алган. "Китап-Байрам" почтасы җибәрү өчен барлыгы 1000нән артык хат кабул иткән.

 

Фото: Зөһрә Исламова

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас