Үзбәкстаннан Уфага кайтып төпләнгәч тә, Мәликә сәхнәгә тартылды. Күп тә узмый, ул радиода ишетелә, телевидениедә күренә башлады.
«Барс-Медиа» продюсерлык үзәге белән килешү төзеп, ул Казанда да эшләде. Соңгы елларда ул Мәскәүдә яши, кинода төшә.
Шушы көннәрдә Мәликә социаль челтәрләрдәге дусларына зур куанычын җиткерде.
«Бүген минем өчен бик дулкынландыргыч көн. Русия Федерациясе Президенты Указы нигезендә миңа Русиянең атказанган артисткасы дигән мактаулы исем бирелде», – дип яза ул.
Мәликәгә яңадан-яңа иҗади үрләр телибез!
Фото: Мәликә Разакованың шәхси архивыннан.