+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Алсу ире белән аерылыша

Унсигез ел яшәгәннән соң җырчы аерылышуга гариза биргән. 

Алсу ире белән аерылышаАлсу ире белән аерылыша
Алсу ире белән аерылыша

Алсу 2006 елның 18 мартында бизнесмен Ян Абрамовка кияүгә чыккан иде. Аларның кызлары Сафина һәм Микелла, шулай ук уллары Рафаэль бар.

18 ел никахта булганнан соң, пар аерылышырга карар иткән. Тиешле гариза 40 яшьлек йолдыздан 24 майда килгән. Шуннан соң күп балалы ата-ананы балаларның яшәү урынын билгеләү һәм милекне бүлү  көтә.

Бу хакта "Стархит" басмасы язган, гаризасын да бастырган. 

Алсуның аерылышуы турында имеш-мимешләр күптәннән йөри. Инде алар расланды, дип яза мәгълүмат чаралары. 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас