Студиягә гимназиядә укучы төрле яшьтәге балалар йөри. Беренче генә ел белем алучылардан башлап, чыгарлыш сыйныф укучыларына кадәр бар мәктәп биючеләре арасында.
Бию студиясен биредә сигез ел элек сәләтле һөнәри биючеләр Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовлар оештырган. Бу вакыт эчендә аларның тәрбияләнүчеләре күпсанлы фестиваль-конкурсларда җиңүләр яуларга өлгергән.
— Яшенә карап, балалар өч төркемдә шөгыльләнә. Күбрәк милли биюләр өйрәнәбез, төрле милләт халыкларының сәнгатенә зур игътибар бүләбез, — ди Денис Ибраһимов. — Шәһәр, район бәйгеләрендә теләп катнашабыз. Аларда матур нәтиҗәләргә ирешә алуыбыз безгә дә, балаларга да чәмләнеп иҗат итәргә дәрт бирә.
Әйтергә кирәк, “ДиФ” студиясе иҗат дәртен бу кичне сәхнәдә тулы куәтенә исбат итте — югары осталыкта башкарлыган татар, урыс, һинд, якут, чегән һәм башка халыклар биюләре һәммәсен таң калдырды. Кечкенәләрнең сәхнәдә матур итеп бөтерелүе яшьлек таңын каршылаучы үсмерләрнең өздереп чыгыш ясаулары белән аралашып барды. Күздән очкыннар чәчеп елмаю, нәфислек, ритм, көйгә басу — барысы да бар, чын артистлар диярсең!
Ә бу яшь биючеләр чын артистлардай зур сәхнәдә чыгыш ясарга да өлгергән икән — быел мартта җитәкчеләренең һөнәри концертларында катнашкан, Корея халыклары биюен башкарган.
Костюмнар чагулыгы да күз явын алырлык, зәвык белән сайланган. Әлбәттә, бу юнәлештә әти-әниләр ярдәм итә.
— Кызым бу студиягә инде дүрт ел йөри. Бик ярата. Сыйныфташ ахирәтләре белән бергәләп шөгыльләнәләр, — ди 5В сыйныфын тәмамлаган Камилә Хәйруллинаның әнисе Альбина. — Студиягә үзе теләп язылды, биюгә гашыйк ул.
Чынлап та, биредә бию сәнгатенә гашыйк балалар шөгыльләнүе күренеп тора. Әйтерсең, иңнәрендә канатлар аларның, сәхнәгә “очып кына” чыгалар. Әлбәттә, үз һөнәрләрнең остасы, эшләрен күңел биреп башкаручы җитәкчләренең, өстәмә белем педагоглары Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовларның казанышы, хезмәт нәтиҗәсе бу.
Денис белән Фәрзәлиянең (“ДиФ” — исемнәренең беренче хәрефләреннән алынган) биюче генә түгел, сәхнәдә җырлап чыгыш ясауларын да беләбез. Бу кичне дә алар матур җырлы чыгышлары белән дә сөендерде.
Тамашаны сәхнә остасы Динар Усманов мавыктыргыч итеп алып барды, концертны махсус кунак — Айгөл Нуриеваның җырлары да бизәде.
Гимназиядәге бию сәнгате бәйрәменә мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин укучыларның осталыгына соклануын белдерде, аларга рәхмәт әйтте, зур уңышлар теләде. Ибраһимовларга Конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды.
М. Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры Илшат Насыйпов Денис белән Фәрзәлиянең үз студентлары булуын белдерде, гимназия укучыларын да аларга укырга килергә чакырды. Бу концертның күңелләрдә якты тойгылар калдыруын билгеләде.
Гимназия директоры Равил Идрисов балаларга һәм студия җитәкчеләренә Мактау грамоталары, бүләкләр, татлы күчтәнәчләр тапшырды.
— Гимназия җитәкчелеге безнең башлангычларыбызны хуплап торганда яшәячәкбез, бииячәкбез әле! — дигән иде Денис, студия киләчәге турындагы сорауга җавап биреп.
Татар гимназиясендә бию студиясенең киләчәктә дә гөрләп эшләячәгенә шик юк.
Автор фотолары.