Җырчы Айдар Галимов махсус хәрби операциядә катнашучы шулай ук Айдар Галимов исемле хәрбигә видеомөрәҗәгать яздырган. Артистның адашына юлланган видеосын блогер Ильяс Батыргәрәев күрсәткән. Бу хакта «Мой Башкортостан» сайты хәбәр итә.
Айдар Галимов билгеләп үтүенчә, мондый исемле ир-атлар күп түгел, шуңа алар бер-берсен белергә һәм, кайда булуларына карамастан, ярдәм итәргә тиеш. Җырчы хәрбигә ныклы сәламәтлек, уңыш һәм сабырлык, Аллаһ саклап йөртүен теләгән. «Синең янәшәңдә һәрвакыт лаеклы, таянырдай дусларың булуны телим. Мин моның шулай булуына шикләнмим дә. Безнең якташларыбыз хезмәт иткән җирдә башкача булуы мөмкин дә түгел», – дигән җырчы.
Айдар Галимов шулай ук махсус операциядә катнашучыларның барысына да Башкортстаннан ялкынлы сәлам тапшырган. Хәрбиләрнең туган якларына, туганнары һәм якыннары янына горур рәвештә әйләнеп кайтуларын теләгән.
Яугир Айдар Галимов белән исә кайчан да бер күрешәчәкләренә теләк һәм өмет белдергән.