Борайда Рафига Усманованың узган елгы Кече Ватанга игелекләр кылу елына махсус нәшер ителгән “Туган җирем – туар җырым” җыентыгын тәкъдим итү кичәсе бик җылы тәэссоратлар калдырды. Әйе, кичәдә чыгыш ясаучылар ихлас билгеләвенчә, аның иҗаты — Аллаһтан бирелгән куәт һәм илһамлы хезмәт белән ныгытылган талант үрнәге ул. Ә бу җыентыкны исә, шагыйрәнең, һичшиксез, туган җиренә, якташларына ихлас сөю хисләре белән сугарылган соклангыч мәдхиясе, үзенчәлекле шигъри һәйкәле дип бәяләп була:
Пар аккошлар оя корган
Оҗмах кебек төяк бу.
Син, дип типкән, мин
дип типкән
Сөю тулы йөрәк бу.
Сайрар кошка тәхет
булган,
Тәкъдиренә бәхет кунган
Җанга газиз төяк бу –
Безнең туган җир шушы.
Син шул җирдә олтан бул,
Пәйгамбәр бул, солтан бул,
Халкыңа калкан бул!
Безнең туган җир шушы!
(“Безнең туган җир шушы”.)
Китапта әдибәнең төрле елларда иҗат ителгән туган туфрак, туган авыл, нәсел-нәсәбә, туган табигать, шәҗәрә, туганлык, якташлар, милли йолалар, гореф-гадәтләр һәм башка темаларны үз эченә алган шигырьләре, җырлары, поэмалары тупланган. Кеше-табигать-туган җир янәшәлеген ачып, садә балачакны сагынып, моңланып, рәхәтләнеп бер түгелү ул... Шагыйрә кендек каны тамган газиз туган җиренә – Бораена, Башкортстанга дан җырлауны үзенең изге бурычы итеп санады һәм саный, ул — аның күңел таләбе, җан авазы да.
Үзеңнән соң көл калмасын,
Гөл үстереп кит әле.
Нәфислек чәч, гүзәллек үр,
Без борайлар бит әле...
(“Без борайлар бит әле”.)
Бик кирәкле һәм көтеп алынган җыентык. Шагыйрә үзе алдына якташларына – рухи азык, яшьрәкләргә тәрбия бирү бурычы куйган һәм моңа тулысынча ирешкән. Борайның лаеклы кызы буларак, ул газиз туган җире, туган авылы, җир-суы, якташлары язмышына һич битараф түгел, хәтта кайбер проблемаларны, мәсәлән, авылларны саклау, яклау ихтыяҗын ничек бар, шулай ачып салуны да үз бурычы саный ул. Шунысы да сокландыра, җыентыкка кергән әсәрләрендә үзе үк төп герой ролендә күз алдына килеп баса, тормышка җан өреп, дөрләтеп җибәрүче якты бер учак кебек. Ул — бөтен барлыгы, җаны-тәне белән туган җиренең ихлас патриоты, туган халкы фикерен сеңдереп үскән, аннан көч-дәрт алып иҗат итүче әдибә, тирәнәеп баручы рухи ярлылыкка борчылу, туган халкының бүгенгесе һәм киләчәге өчен янучы, тирән хафалану хисләрен йөрәкләргә үтеп керерлек итеп ачып салучы сүз остасы да.
Бер карасаң, каләмдәшләрдән кем генә туган җире, Кече Втаны турында шигырьләр язмаган һәм язмый икән? Әмма шунысы хак, зур талантлар өчен таләпләр дә зур. Үзен югары кую аның өчен бөтенләй ят булса да, шунысы бик мөһим, үз алдына зур таләп, олы җаваплылык куеп иҗат итә ул. Шуңа да күптән инде аның иҗаты хакында күңелемдә тупланып килгән фикерләремне шигърият сөючеләр белән уртаклашасым бик килә иде.
Әлбәттә, һәр шагыйрьнең сере үзе белән. Рафига Усманованың шигърияте, үзе әйтмешли, аның “тормыш хакындагы дога”сы ул. Иҗат аның өчен иманга тиң. Ак кәгазе исә гүя ак намазлык. Аның иҗатка әнә шундый карашы җаваплылыкның иң биек ноктасы түгелмени?
Шагыйрь дигән вәкаләт –
Күктән иңгән әманәт.
(Парча.)
Мин иминлек теләп бар
инсанга,
Саҗдә кылам, гүя мин
намазда.
(“Намазлыкка баскан хаҗиядәй...”)
Аныкыдай без күреп, укып күнеккәннән үзгәрәк булган сәләт сокландырып та, көнләштереп тә куярлык. Кем әйтмешли, торналар — хор белән, ә аккошлар — бөтенләй үзгә. Хәзер инде каләм тота алган һәркем үзен шагыйрь санаган бүгенге заманда, ритм, рифмалы юлларга һич кенә дә кытлык юк. Аларның күбесе төзек, ритм-рифма да җырлап торучан. Тик шунысы кызганыч, фикер исә тапталган була. Бүтәннәр әллә кайчан әйткән фикерләрне үз сүзләрең белән кабатлап чыгу гына әле ул талант түгел. Чын шагыйрь булу исә тапталмаган юлдан барудыр, мөгаен. Үзе дә бу хакта болай ди бит:
Йөгереп уза еллар,
Сузылып кала юллар.
Йөзнең сукмагы бара,
Меңнәр үтсә, чүл кала,
Берәү атлый – эз сала.
(“Эз”.)
Чыннан да, үз юлы, үз кыйбласы бар аның. Башлангыч сыйныфта укыганда Рафига Усманованың билгеле бер шигырендәге “Бустанай кызы булам” дигән юлларны “Аксәет кызы булам”га алмаштырып, бәйрәмдә сәхнәдә сөйләвем, студент чакта Нефтекамада аның белән төрле иҗади очрашулар үткәрүебезне, соңыннан Борай район гәзите редакциясендә бергә эшләгәндә аңардан журналистика һәм тормыш, яшәеш хакында күп нәрсәгә төшенү һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүгә мөмкинлек тууны мин өлешемә төшкән көмеш итеп кабул итәм. Шул рәвешле якыннан белгәнгә дә үзем Рафига Усманованы һәрчак януда булган, оригиналь, үткен һәм зирәк акыллы, туры сүзле, аналитик фикер йөртүче, иҗаты фәлсәфи фикерләргә нигезләнгән мөлдерәмә талантларның берсе итеп таныйм. Нечкә юмор да әсәрләрендә яшен кебек ялт-йолт итеп ала. Аның шигъриятен сөючеләрнең дә минекенә охшаш фикерләрен ишетеп, укып, сөенеп куям. Әдибә үзенең иҗаты аша укучысы алдына барлык уңайлылыкны яклаучы сыйфатында килеп баса. Ул һәрчак көрәштә, әмма мәйданнарга чакыру түгел бу, ә ваемсызларны уятырга теләү, гаделлеккә өндәү. Аның шигырьләренә эчке эмоциональлек белән тышкы киеренкелек хас. Андый шигырьләрне аңлау өчен хисне генә түгел, акылны да эшкә җигү кирәк. Кат-кат укыган саен аларда беренчел генә түгел, икенчел, хәтта өченчел фикерләргә тап булуың бар. Менә гади генә тоелган бер мисал:
Колак сал, Борай,
Мин чәчтем бодай.
Тишелеп кырда
Ул шытты бугай.
Тыңлачы, Борай,
Җитлегә бодай.
Мираска орлык
Насыйп ит, Ходай.
Ишетче, Борай,
Васыятем шулай:
Чүпләр басмасын,
Мин чәчтем бодай.
(“Васыятьнамә”.)
Беренче карашка бу юллар туган җирдә уңдырып иген игүгә чакыру кебек кабул ителә, әмма мәгънә бит төптәрәк, тирәндәрәк. Минемчә, ул безне һәм киләчәктәге якташ каләмдәшләрен дә чүп үләнсез уңдырышлы иҗатка өнди, алай гына да түгел, бу әдибәнең үзенең Бораен риясыз сөюен безгә васыять итеп әйтүе дә түгел микән? Нәкъ шулай. Менә гади генә берничә юлда нинди тирән мәгънә ята.
Рухи матурлыкны, гаделлекне, намуслылыкны яклау, ялганны сөймәү аның иҗатының үзәген тәшкил итә. Мәңгелек кыйммәтләр турында фикер йөртү һәркемнең дә кулыннан килми. Көчле рухлы, талантлы шагыйрә, язучы, үткен каләмле журналистның яшәү рәвеше дә изгелек, гаделлеккә маяк булырлык. Якыннан белгәннәр аны әнә шундый игелекле җан, олы йөрәкле, тәвәккәл шәхес итеп белә.
Иманлы яшәеш, халыкчан гамь, яшәү рәвешенең иҗаты белән тәңгәл килүе бүгенге үз мәнфәгатең өчен генә көрәш заманында сокландырмый калмый, әлбәттә. Әдибәнең сүзе белән гамәлләре арасында аз гына да бушлык юк. Аның намусы халыкныкы белән аваздаш. Шуның белән ота да ул. Аның сүзе – ул үзе.
Иҗатны иманга тиңләгән әдибә тормышта — бер, әсәрләрендә бүтән төрле була алмый. Чын иҗат икейөзлелекне күтәрә алмый. Үз шигырьләрендә дә үзе кебек сынмас, сыгылмас, кырыс холыклы, тәвәккәл, кыю, үткен шәхес образын тоябыз. Аның таянычы да — үзенең намусы. Аксакаллардан кемдер әйткән бит, үз-үзеңне ачу – иң бөек ачыш дип. Чыннан да, ул үз күңелен укучысы алдында шәрран яра ачып сала. Шуңа да иҗатында аның автопортретын күрү кыен түгел. Шигырьләрендә төшенкелек юк диярлек, ә көтелмәгән капма-каршылыклар, ташкын, өермә, давыл, яшен бар:
...Җанкаемда ни генә юк,
Сабырлык та, яшен дә.
Хәлләремне аңлаталмас
Елмаю да, яшем дә.
Йөрәгемдә күпме моң бар,
Бәгырьдә күпме оран?!
Яшеннәр булып атылыр
Жанымны тыеп торам...
(“Яшьнәүләргә хөкем юк”.)
Яки
“...Көн саен эчке каршылык,
Җанымда газаплылык.
Дөрес яшименме дигән
Әхлакый җаваплылык.
Закон алдында һич кенә
Намусыма базар юк.
Вөҗдан суды рәхимсездер,
Амнистия-мазар юк.”
(“Вөҗдан хөкеме”.)
Мин, әлбәттә, гомумән, аның шигърияте хакында сүз йөртәм. Шунысы сөенечле, бу бәяләмәләр һич кенә дә буш урында тумады. Шагыйрәнең җыентыгын тәкъдим итү кичәсе сценариеның да (авторы һәм алып баручысы М. Янгирова) әдибәнең каләмдәшләре бәяләмә биргән, әйтеп калдырган, китапларына баш сүзләрдә, шулай ук үзе белән интервьюларда чагылдырылган фикерләр яктылыгында дәлилле төзелгән булуы, кичәдә чыгыш ясаучы шагыйрә Л. Гайфуллина, мәгариф алдынгысы Ф. Әхмәрова, үзәк китапханә методисты И. Исмәгыйлева, китапханә директоры Р. Әхмәтов һәм чарада катнашучы башка шигърият сөючеләр әйткәннәр белән ихлас куәтләнүе сөендерми калмады. Рафига Усманованың сүзләренә күп кенә көйләр иҗат итүче һәм әлеге кичәдә аларны илаһи яңгыраткан автор-башкаручы Роза Якупованың, ул көндә оештырылган күргәзмәләрне үзенең искиткеч кул эшләре белән бизәгән калфакчы Зилинә Садртдинованың катнашуы да нур өстенә нур булды.
“Әдипләр бер-берсенең иҗатын рухи әләм итеп күтәргән заманнар бар иде. Шул чакларны сагынам”, – ди шагыйрә. Үзенең укытучы-остазлары Ә. Нурова, Р. Мөхәммәтҗанов, С. Поварисов, Ә. Нигъмәтуллин, К. Дәүләтшин, Х. Гыйләҗев, К. Әхмәтҗановтан әдәбият мәйданына чыгарга фатыйха алган, тәүге китабы дөнья күрердән алда ук “Кызыл таң” гәзитендә Шакир Бикколовның тирән эчтәлекле мәкаләсе, аннары оста каләмдәшләре Р. Бикбаев, Р. Солтангәрәев, И. Киньябулатов, Д. Булгакова, Р. Мифтахов, К. Киньябулатова, Т. Йосыпов, Ә. Әхмәтхуҗин, Р. Тойгынов, Татарстаннан Г. Садә, Ф. Исламов, М. Вәли, М. Каюмов, Э. Мостафин, Н. Сафина, соңрак ахирәтләре Д. Морзакаева, Л. Кәшфинең матур бәяләмәләре, мәкаләләре иҗат канатларына көч һәм куәт өстәп торуы – әйткәннәренә дәлил ул. Ә инде үзе кирәк чакта, кирәк урында һәрчак бүтәннәр иҗатына карата булган уен уйдырып әйтер, сәләтлеләрне (билгеле, ул инде үзеннән яшьрәкләргә күптән остаз) һич күз уңыннан ычкындырмас. Аның үзенең каләмдәшләренә, сәнгать әһелләренә атап язган мәдхия-багышлаулары үзләре генә дә тулы җыентык тәшкил итәрлек .
Ул гадел бәяләмәләр табибларның төгәл диагнозына тиң дисәң дә һич арттыру булмас. Үзе сәләтле, киң күңелле әдип кенә бүтәннәрнең талантын шулай тирән һәм нечкә бәяли аладыр.
Шагыйрә үзенең мәдхияләре белән бүтән шәхесләрне зурлап кына калмый, безне дә аларның шөһрәтен, данын танырга чакыра сыман.
Ә менә үз шәхесенә битараф ул. “Әрсезлектә мин ялкаумын, – ди ул. – Бер ишек шакып ачылмый икән, мин меңен урап узу ягындамын...”
Тыйнаклыкта безне
үстерделәр,
Әрсез булу, диеп,
әхлак боза.
Ата-бабамнардан килгән
канун:
“Ишек төбе барда түргә
узма!”
Узмадык та, чөнки
әмирләрнең
Ерак йөрдек ишек
төпләреннән,
Исем дәгъваләми, тыйнак
кына,
Төшми генә иҗат
күкләреннән.
(“Тыйнак булдык”.)
Иманым камил, шагыйрә Рафига Усманова иҗаты бүген бернинди рекламага да мохтаҗ түгел. Ул инде әдәбиятта үз урынын тапкан әдибә. Аның әле проза остасы, ялкынлы журналист һәм публицист икәнен дә онытырга ярамый.
Мин аны, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафига Усманованы җил-давылга әз генә дә бөгелә белмәгән мәгърур тау кебек күрәм. Оптимистлыгы белән җанга якын ул. Әнә шулай тоткан юлына тугры булып алга горур атлый әдибә:
Баш очымда – Галәм,
Туган телем – әләм,
Кулларымда – каләм,
Атлыйк бергә бердәм,
И дускаем Заман,
Кыйблага табан.
(“Заман һәм Шагыйрь.”)
Венера Арсланова,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.