+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Хәниякәй-Кояш, безгә моңнарың юлдаш!

Тәтешле районында “Онытылыр димә...” дүртенче төбәкара башкорт һәм татар җыры конкурсында кем җиңде?

Хәниякәй-Кояш, безгә моңнарың юлдаш!Хәниякәй-Кояш, безгә моңнарың юлдаш!
Хәниякәй-Кояш, безгә моңнарың юлдаш!

Тәтешле районының Югары Тәтешле авылында – популяр җырчы, актриса, композитор, Татарстан Республикасының халык артисты Хәния Фәрхинең туган җирендә аның истәлегенә “Онытылыр димә...” дүртенче төбәкара башкорт һәм татар җыры конкурсы узды.

Конкурсны Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Халык иҗаты республика үзәге, Тәтешле районы хакимияте оештырган. Чара Хәния Фәрхи һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Анда килүчеләрне район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов сәламләде. Ул конкурсантларга уңышлы чыгышлар, ә кунакларга җырлы-моңлы, шигъриятле, батырлары белән дан алган Тәтешле җирендә күңелле ял теләде.
Әлеге конкурста катнашу өчен Русиянең төрле төбәкләреннән, мәсәлән, Ханты-Манси автономияле округыннан, Курган, Свердловск, Ырынбур өлкәләреннән, Пермь краеннан, Татарстаннан һәм Башкортстаннан 85 гариза бирелгән.
Конкурста катнашучылар яраткан җырчы репертуарыннан төрле җырлар башкарды. Алар ике яшь төркеменә бүленгән иде.
Конкурсантларны дәрәҗәле жюри бәяләде. Аның рәисе – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Роберт Тимербаев булды, ә жюри әгъзалары – Башкортстанның атказанган артисты Фәридә Тимербаева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Закиров, Башкортстан Мәдәният министрлыгының этно-мәдәни үсеш һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлегенең баш белгеч-эксперты Нурлан Ганиев.

Жюри рәисе Роберт ТИМЕРБАЕВ:
– Теләсә нинди бәйгегә килүчеләрнең барысы да алдынгы урыннарга, хәтта җиңүгә дә ышана. Әмма, кызганычка каршы, анда җиңелүчеләр дә булмый калмый – бу бит, ни дисәң дә, ярыш! Сайлап алу турының тагын бер ягы бар, анда жюри әгъзалары җырны тыңлап та бетермәстән туктатып куя ала. Хәния үзе бу очракта нишләр иде икән, дип уйлаштык. Әлбәттә, ул килгән һәркемгә күңел җылысын биреп, кемнең аркасыннан сөеп, кемгә елмаеп, күңелен күрер иде. Без дә катнашучыларга җырны азакка кадәр башкарып, һәркайсына катнашучы дипломы тапшырып, шул рәвешле, Хәния кебек, беркемнең дә күңелен төшермичә, җылы мохит булдырырга килештек. Һәм шуңа ирештек тә. Хәтта, бәйгедә катнашмыйча, Хәния Фәрхигә мәхәббәт йөзеннән, ерак араларны якын итеп, Нефтекамадан, Яр Чаллыдан, башка төбәкләрдән килеп җырлап китүчеләрне дә тыңладык. Алар арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булганнар да бар иде. Без Фәридә белән йөзәрләгән тапкыр фестивальләрдә катнашып, аларны бәяләүче булып та эшләдек. Әмма “Онытылыр димә...” фестивале – ул үзенең Хәниячә булуы белән үзенчәлекле дә, кадерле дә.

Илгиз ЗАКИРОВ:
– Хәния иҗатташым да, гаилә дустыбыз да, Чаллыда яшәгәндә күршем дә диярлек якын кешем иде. Аның кызы Алияне минем укытучы булып эшләүче хатыным Сания укытып та чыгарды әле. Шуңа да мин Тәтешлегә бик теләп, аны күрергә талпынгандай, дулкынланып киләм. Тәүге килүем дә хәтердә! Ул елны без “Бәйрәм” ансамбле белән район сабантуенда катнаштык. Ул Танып буенда барды. Үзем дә Сөн буенда үстем, шуңа елга буеннан су кермичә кайткан юк – сабантуйдан соң сикердем Таныпка! Ә ул безнең Сөн кебек тыныч кына, җылы гына түгел, бөтереп ала торган җитез, кечкенә укларын кадап-кадап, зиһенне сафландыра торган салкын да икән. Хәния көлеп: “Үзебез нинди – елгабыз да шундый! Аңладыңмы инде безнең ниндирәк икәнне?!” – диде. Бик сагынам аны. Кызганыч, әлегә аның сәхнәдәге урыны буш, аның тембры кебек тавышлы җырчы күренми. Ул тембрны мин үземчә “йөрәккә май булып ята торган” дип атыйм.

Нурлан ГАНИЕВ:
– Тәтешле сәхнәсендә күбәләк кебек бөтерелдек. Хәния апаның үзе кебек. Аяклар белән барган булсам, канатлар белән кайттым. Өч сәгатьлек гала-концерт бер сулышта үтте: сәхнә артында оештыручылар да, сәхнәдәгеләр дә, залдагылар да бер дулкында – Хәния Фәрхи моңнары дулкынында булды.
Тамашаны алып баручы буларак, тәү чиратта, олы рәхмәтемне оештыручыларга, район җитәкчелегенә, мәдәният бүлегенә, Фирүзә апаның шәхсән үзенә җиткерәм. Шигырьләремне йотлыгып тыңлаган, чыгышымны шулкадәр ихлас кабул итеп, сәхнәдән җибәрми дәррәү алкышлаган Тәтешле тамашачысына аерым рәхмәтләрем! Мин сезне яраттым!
Хәния апаның рухы да сәхнәдә булды: без моны белеп, сизеп тордык. Шуңа тамаша көтелгәннән дә уңышлырак килеп чыкты! Кайчак концерттан соң төне буе сәхнәдәге хезмәтеңә бәя биреп чыгасың: менә бу урында болай әйтәсе калган, бу сүз урынлырак булыр иде, ә монысын әйтми калдырырга иде, шигырь укыганда бу урында интонацияне болайрак эшлисе иде икән... Ахыр чиктә чыгышыңның бик аз өлешеннән генә канәгать каласың. Ә әлеге тамашаны рәхәтләнеп, “йөзеп” алып бардым. Минем кебек үк, Хәния дип өзелеп торган, тамашада катнашып, яраткан җырчыларының исемен мәңгеләштерүгә үз өлешен кертүчеләрнең һәркайсына иҗади уңышлар, җиңүләренең дәвамлы булуын телим.
Жюри әгъзаларының һәркемгә чын профессиональ дәрәҗәдә бәя бирүе генә түгел, кайберләренә шунда ук вокал дәресе үткәреп, чыгышын камилләштереп җибәрүләренә сокланмый мөмкин түгел. Роберт абый әйтмешли, Хәниячә инде.

***
Гомумән, бу көнне Тәтешледә музей экспозициясендә, һәйкәле янында, Мәдәният сараенда, урамнарда, кибетләрдә – кайда да Хәния Фәрхи үзе дә бар кебек булды. Көн буена бөтен җирдә аның җырлары яңгырап торды, иртән болыт арасында булган кояш та, фестиваль башлануга, күктән аныңча нурларын чәчте.
– Чыннан да, шулай, – диде бу хакта район мәдәният идарәсе җитәкчесе Руслан Әхмәтов. – Кунаклар килүгә дип, кичә яңгырлар да бөтен юлларны чистартып куйды, Хәния апаның чәчәкләренә сулар сипте, бүген әнә кояшы нинди якты, күкләр аның йөз чалымнары кебек чалт аяз. Халыкта Хәния апа үзе кайткандагы кебек бер халәт, моны берничек тә аңлатып та, сөйләп бетереп тә булмый.

Үзе кайткандагы кебек булмасмы, халык арасында аның кебек ихлас елмаеп, аның кебек сөйләшеп, хәтта аныңча җил-җил атлап килгән сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина йөргәндә! Ул апасының исемен мәңгеләш-терүдә әйтеп бетергесез күп эш башкара – район музеенда Хәния Фәрхи экспозициясен оештыручы, һәйкәлен булдырып, әлеге фестивальне гамәлгә куючы да ул бит.

– Һәркемгә мәгълүм, Хәния Фәрхине – халык, ул үз халкын бик яратты. Чынында, апабызны югалткач, аның иҗатына мөкиббән тамашачының мәхәббәте хәтта моңа кадәр булмаганча, тагын да көчлерәк ташкын булып, ургылып чыкты. Безгә озын-озак кайгырып, борын төшереп йөрергә дә ирек бирмәде бу ташкын. Телгәләнгән йөрәкне учка кысып тотып, эшкә керештек. “Онытылыр димә...” фестивале Башкортстан Башлыгы грантына оештырылды. Район хакимияте күтәреп алды. Музейдагы экспозиция дә, һәйкәл дә хакимият башлыгы, районның башка бик күп җитәкчеләре, дуслары, гаиләсе, гомумән, бар халыкның бер сулышта булып, иңгә-иң куеп, Хәния Фәрхинең исемен, аның якты истәлеген тарих чоңгылында калдырмаска ярдәм итте. Анда калырлык та түгел иде шул апабыз... Дүрт ел эчендә биш йөздән артык җырчы катнашты. Аны ихлас яратып, үзен күрергә талпынгандай канатланып килгән һәр кунагыбызга мең рәхмәт, барысы кебек, мин дә, Кояшымның җиде кат күкләрдән безгә елмаеп карап торганын ачык тойдым.

“Их, бигрәкләр дә таныш итеп елмаясың, шул, үзең дә”, дип уйлап та өлгермәдем, янда таныш бер көлү тавышы ишетелде. Салаватча, кеткелдәп көлә, рәхмәт яугыры. Баксаң, ул ике республиканың да халык артисты Салават Фәтхетдиновның бертуган энесе Рәфил Фәтхетдинов икән. Әлеге көндә Аксәет авылында мәдәният йорты мөдире булып эшли ул, фестивальдә баянга кушылып, бик моңлы итеп җырлады. Аның белән дөнья хәлләре турында сөйләшеп алдык.

– Сезне Хәния апа белән туган дип әйтәләр, дөресме, Рәфил?
– Юк, дөресрәге, туганнан да кадерле, бик якын кешебез иде ул. Мин – гаиләдә алтынчы малай, төпчеге, димәк, бөтен вак-төяк эш, “тегендә барып кил”, “моны алып кайт” кебек йомышлар минем өстә була иде. Абый әле армиягә алынганчы ук Стәрлетамак мәдәният- мәгърифәт техникумына укырга китте, аннан кайтып, Хәния апа белән тирә-як авылларда концертлар куялар иде. Ул вакытта ук Хәния апа да, Салават абый да – безнең өчен йолдыз, ни кушсалар – “һә” дигәнче эшлибез! Соңыннан: “Мин сулар сибеп үстергән кыярларны сез генә ашап бетерә идегез, артистлар, бер әрҗә кыяр бурычыгызны онытмагыз”, – дип әйтә идем үзләренә. Хәния апа, һәрвакыттагыча ихлас көлеп, кочаклап ала иде.
– Әтиегез Зәки абый да оста гармунчы, җырчы булган, диләр.
– Әйе, гармунга да, җырга да оста иде. Бер сүзе белән “утыртып” та куя белә торган чая да иде. Иртә үлде шул, 54 кенә яшендә дөнья куйды, мәрхүм. Безне аякка бастыру күбрәк инәйгә калды.
– Әле ул ни хәлдә?
– Безнең тәрбиядә бик матур картайды, инәй. Соңгы елларда гына сәламәтлеккә туя алмый. Шушы көннәрдә абый кайткач, аңа нидер сөйләргә тырыша, сагынуы турында булганга охшый, аңлап булмый шул. Бик кызганыч...

Кызганычы да, куанычы да, шатлыгы да, хәсрәте дә бергә булды ул көнне. Тәтешленең горур наратлары озата барган юлда Хәния апаның Казандагы Яңа татар бистәсе зиратындагы “күршесе” Габдулла Тукайның “Хөрмәтле Хөсәен ядкаре” искә төште:
Әүлияләрнең барын бер-бер
китерсәм каршыма,
Күрмәмен дип уйлыймын бер якты
йөз ул йөз кеби.
Көчле, көчсез, ярлы, бай булды
һаман да бер аңар;
Һәр карашта ул иде чын “керпегеннән
гөл тамар”.

Нәкъ безнең Хәниякәй-Кояш турында язган мыни! Бәхеткә, шул ук шигырьдән бу юллар аның турында түгел.
“Бармыни бездә, гомумән, чын кеше
кадрен белү?!
Без аны кайдан белик, мескин үлеп
аңлатмагач?!”

Бар бездә, бар кеше кадерен белү! Хәния Фәрхи үзе үлеп тә, бар булмышы халкың белән калуның ни икәнен аңлатты, рәхмәт аңа.

Эрнест АРСЛАНОВ, “Онытылыр димә...” дүртенче төбәкара башкорт һәм татар җыры конкурсының Гран-при иясе:
– Мин Борай районының мәдәният йортында эшлим, хор җитәкчесе. Без “Хәния апа” дип, үз туганыбыздай күреп яраткан, җырларын тыңлап үскән җырчыбызның фестивалендә катнашу – минем өчен зур шатлык. Ә инде Гран-при – күптән күңелдә йөрткән хыял. Аның тормышка ашуына әле дә ышанып бетә алмыйм. Мине җиңүче иткән “Кошлар китә” җыры авторы Наил Шәймәрдановка, миңа зур ышаныч күрсәткән жюри әгъ­заларына, Фирүзә апага зур рәхмәт!

Гөлия ӘХМӘДУЛЛИНА, Уфа шәһәре:
– Бу бәйгедә “Халык мәхәббәте” призына лаек булуым миңа Гран-придан да кадерлерәк булды. Хәния апаны яраткан халык сине дә яратып, махсус приз да тапшырсыннар әле! Бераз соңгарак калып килеп җитеп, иң тәүге булып җырласам да, аның моңына бераз булса да кагылдым, ниһаять, аңа булган мәхәббәтемне аңлата алдым кебек. Фестиваль бик югары дәрәҗәдә оештырылган, барысына да бик зур рәхмәт. Рәхмәт, Тәтешле!

Уфа – Тәтешле – Уфа.
Резида ВӘЛИТОВА.

Хәниякәй-Кояш, безгә моңнарың юлдаш!
Хәниякәй-Кояш, безгә моңнарың юлдаш!
Хәниякәй-Кояш, безгә моңнарың юлдаш!
Автор:Резида Валитова
Читайте нас