+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Халыкара дәрәҗәдә эш итәбез!

Соңгы биш ел мәдәният үсешендә нинди мөһим вакыйгалар, чаралар һәм башлангычлар белән билгеләнде?

Халыкара дәрәҗәдә эш итәбез!Халыкара дәрәҗәдә эш итәбез!
Халыкара дәрәҗәдә эш итәбез!


Мәдәният бүген төбәк үсешенең мөһим һәм аерылгысыз өлешенә әверелде. Шулай ук җәмгыятьне һәм дәүләтне үстерү өчен рухи һәм әхлакый нигез булып тора. Республикабызда мәдәният өлкәсендә бихисап эшләр башкарыла. Бүгенге язмада соңгы биш елда бу юнәлештә башкарылган эшләрнең иң мөһимнәренә аерым тукталабыз.

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты

Республикада ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән тормышка ашырылучы “Мәдәният” го­мумдәүләт проекты кысаларында күпсанлы мәдәният объектлары төзелә, ремонтлана. 2020 елда Илеш районында берьюлы ике мәдәният объекты ачылды. “Мәдәният” го­мум­дәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә халык көтеп алган мәдәният учаклары барлыкка килде. Аерым алганда, Андреевка авылы мәдәният йортында матди-техник база тулысынча яңартылды. Андреевка авылының заманча бинасында 200 урынлык киноконцерт, дискотека, хореография заллары, хор, театр студияләре, музей-күргәзмә комплексы урнашкан.
Ябалак авылындагы яңа мәдәният йортында 300 урынга исәпләнгән заманча, уңайлы тамаша залы, өлкәннәр һәм балалар клуб берләшмәләре өчен бүлмәләр, балалар сәнгать мәктәбе филиалы булдырылды. Шул ук бинада китапханә дә урнашкан. Мә­дәният йорты Ябалак, Илеш, Югары Юлдаш һәм Иске Татыш авыллары халкын хезмәтләндерә. Әлеге авыл мәдәният йортларына “Күпфункцияле авыл клубы” статусы бирелде.
Быел Дүртөйле районының Түрбәк авылында мәдәният йорты төзеләчәк, Әбҗәлил, Архангель, Бишбүләк, Благовар, Мәчетле, Учалы районнарында 14 объектка капиталь ремонт үткәреләчәк.
Республикадагы 114 балалар сәнгать мәктәбе һәм 8 мәдәният колледжы заманча җиһазлар, музыка уен кораллары белән җиһаз­лан­дырылган. Аларның унҗидесе – 2022 елда. Баймак, Зилаер, Караидел, Нуриман, Тәтешле районнарында яңа автобуслар сатып алынды. Ә инде быел 25 мәдәният оешмасына заманча җиһазлар кайтачак, бер автобус сатып алыначак, өч модельле ки­тапханә булдырылачак, 15 балалар сәнгать мәктәбенә, ике колледжга, ике театрга, ике музейга яңа музыка уен кораллары кайтачак.

“Арт-Корылтай” форумы

Республикада “Арт-Корылтай” мәдәни форумы Башкортстан башкаласында 2021 елдан алып ел саен үткәрелә. Ул мәдәният өлкәсендә стратегик карарлар кабул итү максатында һөнәри үсеш киңлеген формалаштыруга һәм иң яхшы практикалар белән алмашуга юнәлтелгән илдә иң эре дискуссия мәйданчыкларының берсе булып тора.
“АРТ-Корылтай” эшендә илебезнең күренекле мәдәният һәм сәнгать вәкилләре, абруйлы сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр катнаша.
“Республикада үткәрелүче колачлы мәдәни форум коллегаларга фикер алышу мәйданчыгы булудан тыш, иң югары дәрәҗәдәге федераль һәм республика җитәкчеләре катнашлыгында кабул ителгән мөһим карарлар белән дә билгеләнә. Арт-Корылтайда катнашкан халыкара экспертларның мәдәният үсешенә югары бәя бирүе, үткән еллардагы форумнар нәти­җәләре буенча куелган бурычларның тиешле дәрәҗәдә үтәлүе безнең Русия һәм дөнья форумнары системасында алдынгы позицияләрнең берсен биләүче лаеклы проект булдыруга ирешүебез турында сөйли”, – диде Баш­кортстан­ның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

“Кече Ватан мәдәнияте” федераль проекты

Башкортстан – “Бердәм Русия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” федераль проектын гамәлгә ашыру буенча лидерлар арасында. Быел театрларга, балалар сәнгать мәктәп­ләренә һәм мәдәният йортларына 84 миллион сумга якын акча юнәл­те­ләчәк, 15 районда йөзгә якын мә­дәният йортының матди-техник базасы яңартылачак.

Һәйкәлләр

Республика җитәкчесе башлангычы белән генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка “Русия Герое” исеме бирелде һәм соңрак аның хөрмәтенә һәйкәл куелды. 2019 елда Уфада – Шәехзада Бабичка һәм Габдулла Тукайга, 2020 елда – “Фронтка киткән якташларга” һәйкәлләре, 2022 елда “Хезмәт батырлыгы һәм дан шәһәре” стеласы ачылды. Быел Рейхстагка беренчеләрдән булып Кызыл Байрак кадаган Гази Заһитовка һәйкәл ачылды.
– Еллар узган саен яңа, кызыклы фактлар ачыла. Бу юнәлештә җитди эш алып барыла. Шуңа күрә безгә әле аерым кешеләр истәлеген һәм, гомумән, халык батырлыгын мәң­геләштерү өстендә күп эшләргә кирәк, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына биргән эксклюзив интервьюсында.

“Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы

Республикада “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы да эшли. Ул республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 2021 елда гамәлгә куелды. Әлеге программага ярашлы, мәдәният уч­режде­ниеләре белгечләренә бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм күр­сәтелә. Бирелгән 500 мең сумны белгеч торак шартларын яхшыртуга тотына ала.
Сайлап алуда катнашучы муниципаль мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, аерым алганда, мәдәни ялны оештыру төрендәге учреждениеләр (район һәм шәһәр Мәдәният сарайлары (йортлары), мәдәни үсеш үзәкләре, авыл мәдәният йортлары, музей учреждениеләре, китапханәләр, балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре), федераль стандартлар таләпләренә ярашлы бу өлкәдәге эшчәнлекне гамәлгә ашыра.
Дүртөйле районының Мәдәният һәм ял үзәгендә дә шушы программа буенча яшь белгеч эшли. Алмаз Ибраһимов субсидия ярдәмендә торак ипотекасының бер өлешен каплаган.
– Мин Илеш районының Иске Кыргыз авылында туып-үстем. Уфа педагогия колледжының музыка факультетын тәмамладым. Аннан соң М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтында читтән торып белем алдым. Хезмәт юлымны туган ягымда – Югары Яркәй музыка мәктәбендә баян классында укытучы булып башладым.
Дүртөйлегә эшкә урнашкач, “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы турында хәбәр иттеләр һәм мин анда катнашырга булдым. Безнең гаилә өчен әлеге программада катнашу зур ярдәм булды. Республика Хөкүмәтенә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Яшь белгечләрне дәүләт дәрәҗәсендә хәстәрләү бик мөһим, – диде Алмаз Ибраһимов.
Галия һәм Алмаз Ибраһимовлар өч ул тәрбияли. Хәзер тугыз яшьлек Искәндәр, сигез яшьлек Илгизәр һәм ике яшьлек Ислам шәхси йортларында иркендә кинәнеп, уйнап үсәләр.

“Атайсал”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән гамәлгә куелган “Атайсал” проекты кысаларында мәдәният йортлары ремонтланды, уен кораллары, сәхнә кием­нәре сатып алынды. Моның ачык үрнәген мәдәният министры Әминә Шәфыйкова шәхсән үзе дә күрсәтте: ул үзе туып-үскән Бөрҗән районының Ыргызлы авылындагы мәдәният йортына ярдәм кулы сузды.
Әйткәндәй, Әминә Шәфыйкова Башкортстанда беренче булып “Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен” Русия медаленә лаек булды. Бүләкне Русия Президенты Владимир Путин 2021 елның августында гамәлгә куйды. Медаль белән илебез мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә, ил халыкларының традицион рухи-әхлакый кыйммәт­ләрен саклауга һәм халыкара мәдәни элемтәләрне ныгытуга зур өлеш керткән өчен бүләклиләр.

“Китап-байрам”

Республика җитәкчелеге мәдә­ниятне үстерүгә зур ярдәм күрсәтә.
– 2023 елда гына 14 миллиард сумнан артык акчаны без мәдәният өлкәсен үстерүгә юнәлттек. Бу аннан алдагы ел күрсәткече белән чагыштырганда, 12,3 процентка күбрәк. Бу – зур сан, ул безне сөендерә, һәм безнең бурыч – ел саен финанслау күләмен арттыру, – диде Радий Хәбиров чыгышларының берсендә.
Уфаның Совет мәйданында икенче ел рәттән “Китап-байрам” халыкара китап ярминкәсе үткәрелде. Китап укучылар өчен бу чын бәйрәм булды! Чөнки монда иң кызыклы яңа китап­ларны сатып алырга, танылган язучылар һәм популяр актерлар белән очрашырга, конкурсларда, тематик кичәләрдә һәм осталык дәресләрендә катнашырга мөмкин һәм барлык чараларга керү бушлай.
Беренче “Китап-байрам” узган елның иң чагу мәдәни вакый­га­ла­ры­ның берсе булды. Ул вакытта Уфага Русиянең 16 төбәгеннән нәшрият вә­килләре, алты чит илдән де­лега­цияләр килде. Татьяна Устинова, Михаил Лабковский, Даниил Спиваковский, Дмитрий Дюжев, Дарья Мороз, Дмитрий Дибров һәм башка танылган язучылар, актерлар, музыкантлар һәм телевидение алып баручылары китап ярминкәсенең кунаклары булды. Хөрмәтле кунак сыйфатында “Китап-байрам”га Русиянең Тарихи белем бирү буенча ведомствоара комиссиясе рәисе Владимир Мединский килде. Ярминкәгә 162 мең уфалы һәм шәһәр кунаклары килде.
Быел “Китап-байрам” узган елдагыдан да киңрәк форматта үткәрелде һәм китап ярминкәсе берничә темага багышланды, алар: Уфаның 450 еллыгы, ватанпәрвәрлек, Башкортстан язучылары һәм Пушкин юбилее.
Ярминкәдә барлыгы 233 китап нәшрияты һәм китап сату оешмалары катнашты. Алар Русиянең 16 төбәген һәм 6 илне тәкъдим итте. Китап сәүдәсе Дагстан, Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Татарстан республикалары милли нәшриятлары тарафыннан да оештырылды. Катнашучылар Белоруссия, Казахстан, Кыргызстаннан да килде. Ярминкәдә 52 меңнән артык данә басма продукция сатылган. Әдәби һәм укыту китапларына сорау зур булган.
“Китап-байрам”ның эшлекле программасы кысаларында Уфада беренче тапкыр Русия Язучылар берлеге җитәкчесе Николай Иванов рәислегендә Русия Язучылар берлеге пленумы узды. Шулай ук Башкортстан Язучылар берлегенең 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында милли нәшриятлар белән түгәрәк өстәл үткәрелде.

Яңа музейлар

Быел китап ярминкәсе кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Федор Шаляпин исемендәге музыка музее эшенә дә старт бирде.
Музей Свердлов урамындагы Валериан Альбанов исемендәге Полярчылар музее (ул үз ишекләрен 2021 елда ачты) янында бертуган Соловьевлар йортының тарихи бинасында оештырылды. Музей заллары Шаляпин чорындагы (XIX гасыр ахыры) стильдә эшләнгән. Аерым зал җырчының Уфадагы эшчәнлегенә, аның сәхнәдәге дебютына багышланган. Экспозициянең гомум мәйданы – 146 квадрат метр.

“Әйдә уйнарга”

Былтыр 14-17 сентябрьдә Уфаның Совет мәйданында беренче тапкыр Бөтенрусия уеннар фестивале узды.
Фестиваль Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән оештырылды. Чараны Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Русия Федераль җыелышының Федерация Советы, Русия Федерациясенең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Русия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы, Русиянең Мәгариф академиясе ярдәмендә балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе оештырды.
Фестиваль уен мәдәниятен үстерү, балалар тәрбияләүдә уеннарның һәм уенчыкларның әһәмияте мәсьәләләре буенча фән, сәнәгать, мәгариф һәм ата-аналар җәмгыяте белгечләре өчен уникаль мәйданчык булды.

Ватанпәрвәрлек

Бүгенге вәзгыятьтә Башкортстан Республикасы Мәдәният министр­ыгының төп мәдәни, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм аларны үстерү буенча эше аерым мәгънәгә ия. Мәдәният һәрвакыт авыр вакытларда рухи көч биргән, һәм кеше­ләрне батырлыкларга рухландырган. Моны истә тотып, рес­публиканың артистлар агитбригадалары яугир якташларыбыз фронтка китәр алдыннан әзерлек үткән урыннарда чыгыш ясады.
Арытаба иҗади сәфәрләр һәм гастрольләр Русиягә кушылган яңа төбәкләрдә дәвам итте. Донецк, Луганск халык республикаларына, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә дә барып чыгыш ясадылар.
Быел Уфада Җиңү көнендә федераль дәрәҗәдәге вакыйга – “Тормыш хакына” дип аталган яңа театр-хореография сюитасының премьерасы булды. Композиция махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә һәм якыннарына багышланды. Яңа биюне Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле сәхнәгә чыгарды. Идея авторы – ансамбль директоры Нәзир Байегетов, куючысы – Константин Диденко (Мәскәү), композиторы – ансамбль оркестры җитәкчесе Раил Мөрсәлимов.
Әйткәндәй, гаскәровчылар Руси­я­нең яңа төбәкләрендә – Луганск Халык Республикасының Красный Луч, Запорожье өлкәсенең Бердянск һәм Мелитополь шәһәрләрендә чыгыш ясаучы беренче иҗади коллектив булды.
Сәнгать аша балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатында бихисап эшләр башкарыла. Мәсәлән, Уфада узган “Батырлар дәвере” конкурсы. Әлеге бәйгенең мак­сатларының берсе – патриотик җыр жанрын тергезү һәм популярлаштыру. Чара Уфа шәһәренең истәлекле урынында – Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәймо­ратов мемориаль комплексы янында узды һәм ул Герой якташыбызның туган көненә багышланды.

Гастрольләр

Гастрольләр халыкара һәм тө­бәкара мәдәни хезмәттәшлекне үстерүдә төп эшчәнлек юнә­леш­ләренең берсе булып тора.
Башкорт опера һәм балет театры соңгы дүрт ел эчендә генә “Аттила”, “Дон Кихот” һәм “Садко” операларын Русия дәүләт академия зур театрының тарихи сәхнәсенә чыгарды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистларга биргән интервьюсында республика үзенең театр спектакльләрен Русиянең иң яхшы сәхнәләрендә күрсәтү традициясен дәвам итәргә планлаштыра, дип ассызыклады.
– Без башка шәһәрләр һәм төбәкләр халкы белән иҗади казанышларыбызны уртаклашырга телибез. Киләсе елда спектакльләрнең берсен Санкт-Петербургта күрсәтергә килештек, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Башкортстан – төрле милләт халыклары һәм мәдәниятләр гөл­ләмәсе. Бу безнең Русиянең күрке! Шуңа күрә бүген гореф-гадәтләребез һәм традицияләребез белән уртаклашу бик мөһим. Һәм бу юнәлештә без, һичшиксез, ярдәм итәчәкбез, – диде республика Башлыгы.
Башкортстан Республикасы халык уен кораллары милли оркестры бер-бер артлы Русиянең төп концерт сәхнәләрендә – Кремль сараенда, Д.Д. Шостакович исемендәге Санкт-Петербург филармониясенең зур залында, Мария театрының Концертлар залында һәм башкаларда зур уңыш белән чыгыш ясады.

Фестивальләр һәм конкурслар

Соңгы елларда бик күп яңа фестивальләр һәм конкурсларга да старт бирелде. Алар арасында “Башкорт аты” халыкара фестивале, “Каләм сынау” (“Проба пера”) республика әдәби конкурсы, Милли костюм көне һәм башкалар бар. Милли костюм көне 2020 елдан башлап, Башкортстан Башлыгы Радий Хә­биров указына ярашлы, елга ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында үткә­релә һәм халыкларның гореф-га­дәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә.
Безнең республикада йөздән артык милләт вәкиле яши. Аларның һәркай­сының үз милли-мәдәни үзен­чәлекләре бар. Милли костюм – ул кием генә түгел, ә халык турында сөйләүче зур тарихи чыганак та. Ул һәр халыкның мәдәни-рухи мирасын саклый.
Традицион башкорт киеменә моданы да республика Башлыгы Радий Хәбиров үзе кертте. Аның боерыгы белән рәсми чаралар өчен стильләш­терелгән башкорт костюмы тасвирламасы расланды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты. Кагыйдәләр дәүләт һәм муниципаль хезмәт­кәрләргә, республика дәүләт органнары карамагындагы оешмалар җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә кагыла.
Шушы юнәлештәге эшләрнең тагын берсе – ул башкорт милли костюмы осталарының “Тамга” халыкара конкурсын оештыру. Проект традицион милли костюмның уникаль кыйммәтләренә, аның этник үзен­чәлегенә һәм күптөрлелегенә, Башкортстанда заманча мода тен­денцияләренә игътибар җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас