+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Уфа юбилеена Айдар Галимовтан музыкаль бүләк

Танылган җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Уфаның 450 еллыгына җыр яздырган.

Уфа юбилеена Айдар Галимовтан музыкаль бүләкУфа юбилеена Айдар Галимовтан музыкаль бүләк
Уфа юбилеена Айдар Галимовтан музыкаль бүләк


"Газиз Уфам" җырының премьерасы 12 июньдә – Шәһәр көнендә яңгырады.

Видеода республика башкаласының билгеле урыннары күрсәтелгән. Уфаны данлап, җырчы Конгресс-холл каршындагы мәйданда үтеп баручыларга розалар өләшә, кояш баеган вакытта ак төстәге катерда йөзә һәм шәһәргә биеклеклектән соклана.

Яңалыкны Уфа мэры Ратмир Мәүлиев та билгеләп үткән, башкаручыга 450 еллык юбилеена шундый бүләк өчен рәхмәт белдергән.

- Уфа турында җыр - шәһәребезнең 450 еллыгына бүләк. Рәхмәт! - дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Фото: gorodufa.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас