+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Фирдүс балачак травмалары турында ни сөйли?

Фирдүс Тямаев әнисе белән ихлас сөйләшеп утырган.

Фирдүс балачак травмалары турында ни сөйли?Фирдүс балачак травмалары турында ни сөйли?
Фирдүс балачак травмалары турында ни сөйли?
Һәм шул сөйләшүне телефонга төшергән.
 
Аның әнисе күпләп терлек, кош-корт асравы белән халыкны таң калдыра.  

"- Быел казлар аласыңмы соң?

- Каз алырга… Фирзәр дәшми, син дәшмисең.

- Күпме кирәк соң? Әйт. Фирзәргә әйттем бит мин.

- Фирзәргә кирәкми ул, аңа каз да, бройлер да кирәкми. Аңа сыер кирәк.

- Ничә каз алырга соң? Әйт син!

- Сиңа күпме кирәк үзеңә?

- Миңа 100 җитә.

- Сиңа 100 булса, миңа 50 җитә.

- Кирәксә 200-300 баш алып бирә алам.

- 150 җитә.

- Аннары бройлер алырбыз.

- Ничәү кирәк соң сезгә? Резедә тавык ите ашый бит.

- Минем исем китми шул, каз ите яратам.

- Әйдә сезгә алыйк та, үстереп бирәм.

- Фермада ничә сыер бар?

- Үгезләр, бозаулар белән бергә 30 баш булды, ахры.

- Сүз юк инде сиңа.

- Ник?

- Исәнлегең бетә бит.

- Мин бит аларны күтәреп йөрмим, үзләре үсә. Мин карыйм гына бит.

- Ярый әле монда торам. Сез миңа «детская травма» ясадыгыз инде. Терлек, чөгендер, бәрәңге – «терпеть не могу».

- Балачакта мин дә шулай эшләп үстем, улым.

- Белмим. Миңа кирәк түгел. Нәрсә кирәк алып бирә алам.

- Мин бөтен эшне яратам. Кемдер терлек асрый, кемдер җырлый".

Җырчының әнисе гел терлек, кош-корт асрау теләге белән халыкны шаккаттырган. Җырчы кебек үк «детская травма» алучылар да хәбәр салган.

Фото: татар-информ

Тулырак: https://intertat.tatar/news/firdus-tyamaev-balacagynda-uzagena-utkan-aiberlar-turynda-aitte-5866713

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас