Бу чара Зианчура районы территорияләренең мәдәни брендларын популярлаштыруга һәм алга җибәрүгә юнәлтелгән. Конкурс талантлы үзенчәлекле һәвәскәр музыкантларны ачыклау, гармунчылар, ансамбльләр арасында иҗади элемтәләрне үстерү һәм ныгыту, иҗади берләшмәнең яңа формаларын үстерү максатында үткәрелә.
Мәдәният йорты каршындагы мәйданда күргәзмәләр, сәүдә рәтләре, сый һәм самовар белән тирмәләр урнашкан. Теләге булган һәркем чәй эчә, уңайлы атмосферада аралаша һәм тәэссоратлары белән уртаклаша алган. "Монда мин кайбер катнашучылар белән таныштым һәм алар белән аралаштым. Минем беренче әңгәмәдәшем - Николай Михайлович Фролов, күрше Ырынбур өлкәсенең Куандык районынан килгән. Николай Фролов - искиткеч гармунчы, 2002 елда ул районда "Уйна, гармун!" бәйгесен оештырган һәм менә хәзер сәхнәгә соло номеры белән күтәрелде.
Фестивальнең абсолют ачышы булып Куандыктан иң яшь катнашучы Матвей Боднарчук тора. Егеткә нибары җиде яшь, ләкин ул коралны ничек белеп куллана. Ул бу көнне барлык гармуннарда да уйнап карады бугай", - дип язган "Зианчура таңнары" хәбәрчесе.
"Гармунны миңа бабам сатып алды", – дип сөйли Матвей. Аны озата килгән әбисе оныгының һәрнәрсәдә дә иң яхшысы булуын сөйләгән: "Ул укуда да, спортта да, музыкада да – һәрнәрсәдә беренче булырга омтыла", – дип уртаклаша ул.
Катнашучыларның иң яшенә - җиде, ә иң олысына җитмеш җиде яшь. Алар Зианчура районының төрле авыл биләмәләреннән, шулай ук Күгәрчен, Хәйбулла районнарыннан, башка өлкәләрдән килгән. Барлыгы 34 конкурс номеры тамашачылар һәм жюри әгъзалары хөкеменә тәкъдим ителгән. 45 катнашучыга сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге бирелгән.
Чыганак һәм фото: "Зианчура таңнары"