Чакмагыш районы мәдәният сараенда танылган шагыйрь, журналист Марис Нәзировны һәм аның тормыш иптәше – билгеле җырчы, композитор Фәүзә Гасакированы искә алу кичәсе узды.
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Марис Нәзиров “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе булып 20 ел дәвамында хезмәт сала. “Тулпар” журналы ачылгач, ул әлеге басманың җаваплы сәркәтибе, баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Соңрак Марис Назыйф улы туган ягына – Чакмагышка күченә. 2002 елның мартыннан Чакмагыш районының “Игенче” гәзите баш мөхәррире була, Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсен җитәкли.
Фәүзә Гасакирова – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1975 елдан Чакмагыш район мәдәният йортында балалар хоры җитәкчесе булып эшли башлый. 1982 елдан Чакмагыш музыка мәктәбе директоры була. Ул бик күп җырлар, “Бәллүр язмыш” (1996), “Очмыйча син түзеп кара” (1998), “Саумы, кояш” (2000), “Язлар да кабатлана” (2004) аудиоальбомнары, “Иңнәреңдә канат барда” (2005) видеокассетасы авторы.
Быел майда Фәүзә Гасакировага – 70, августта Марис Нәзировка 75 яшь булыр иде.
“Пар канатлы нурлы иҗат” дип исемләнгән хәтер кичәсендә Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев, Уфадан Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Китап” нәшриятының республика халыклары әдәбияты бүлегендә озак еллар хезмәт куйган, әлеге бүлектә беренче булып татар телендә дөнья күргән Марис Нәзировның “Янә утларга керәм” дип аталган шигырьләр җыентыгының мөхәррире, танылган җәмәгать эшлеклесе Динә Морзакаева, “Кызыл таң” гәзите журналисты Зөһрә Исламова, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Халисә Мөхәммәдиева, Марис Нәзиров белән Фәүзә Гасакированың туганнары, чакмагышлылар катнаштылар.
Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев үзенең чыгышында шәхесләрне искә алып, аларның исемнәрен яшь буынга җиткерүнең кирәкле һәм саваплы эш икәнлеген ассызыклады.
– Марис Нәзиров белән Фәүзә Гасакированың үзләрен, аларның иҗатын райондашлар бик ярата, хөрмәт итә иде. Бүгенге хәтер кичәсенә тулы зал булып килгән тамашачылар моның дәлиле булып тора. Алар икесе дә – бөек шәхесләр. Марис Нәзировның шигырьләрен бүген дә укыйбыз, аның сүзләренә язылган җырлар да әледән-әле яңгырап тора. Фәүзә Гата кызы иҗат иткән җырлар да сәхнә түреннән төшми, алар танылган җырчыларның репертуарында бар. Ул – районыбызның гимны авторы да. Бу ике шәхес тә район өчен тырышып эшләделәр. Әлегә кадәр мәктәпләрдә Марис Нәзиров белән Фәүзә Гасакирова иҗатына багышланган чаралар узып тора. Аларны район дәрәҗәсенә чыгарып, шигырь уку, җыр конкурслары үткәрүне күз уңында тотабыз, – диде Реканс Фәнил улы.
Районның җырчылары бер-бер артлы сәхнә түренә чыгып, Фәүзә Гасакирова иҗат иткән җырларны башкарды. Әйткәндәй, аларның күпчелеге Марис Нәзиров сүзләренә язылган.
Чакмагышка кайтып эшли башлагач, Марис Нәзиров мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен “Айгөл чебеш үстерә” китабын чыгара. Ул шигырьләрнең күбесенә Фәүзә Гата кызы көй яза. “Саумы, кояш” аудиоҗыентыгы балалар өчен җыр әсбабы булып тора.
Фәүзә Гасакирова озак еллар районның балалар сәнгать мәктәбендә директор була. Аның хезмәттәшләре, якын дуслары Зөлфия Вәлиуллина, Эльза Сәетгәрәева матур, җылы истәлекләре белән уртаклашты. Ә инде сәнгать мәктәбенең “Лада” инструменталь ансамбле башкаруында Фәүзә Гасакирова иҗат иткән “Көзге яфрак”, “Бул син канатым” көйләре яңгыравы, балаларның чагу чыгышы ямь өстенә ямь булып, көчле алкышларга күмелде.
Бүгенге көндә Марис Нәзировның исемен мәңгеләштерү максатыннан күпкырлы эшчәнлек алып барыла. Ул баш мөхәррир булып эшләгән “Игенче” редакциясе диварына мемориаль такта эленгән. Шулай ук әдипнең остазы Әгъдәл Низаев оештырган “Чакмагыш чаткылары” әдәби берләшмәсенә Марис Нәзиров исеме бирелгән. Чарада Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Рәзифә Сәхапова да үзенең хатирәләре белән уртаклашты.
Җырлы-моңлы, дәртле биюле тамашаның видеоязмалар белән тулыландырылуы, Фәүзә Гасакированың көндәлек битләреннән өзекләр укылуы аның эчтәлеген тагын да баетты.
Кичәне Башкортстан Республикасы татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасының Чакмагыштагы бүлекчәсе җитәкчесе Луиза Ишморатова һәм оешманың актив әгъзасы – Башкортстан-ның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Шәймөхәммәтова әзерләп алып бардылар.
Бу талантлы гаиләнең туганнары, балалары Сөмбел белән Рузилне тәрбиягә алган Диннуровлар гаиләсенең әгъзалары сәхнә тутырып чыгып, оештыручыларга кат-кат рәхмәт сүзләре җиткерүе күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән мизгелләрнең берсе булды.
Кичәдә, шулай ук, пар канатлы иҗади шәхесләр – Марис Нәзиров белән Фәүзә Гасакировага багышланган шигырьләр дә укылды. Сәхнә түреннән Рафига Усманова иҗат иткән шигырь яңгыраса (“Пар акош” шигыренә Роза Якупова көй дә язган), Динә Морзакаева иҗатташ дусларына багышланган шигырен үзе укыды:
Берсе – йөзек, берсе –
кашы кебек,
Тиң килгәннәр иде үзләре...
Җырлар туды гасырлар
чигендә:
Фәүзә көе, Марис сүзләре.
Пар канатлы иҗат хәйран
итте,
Нәҗәгайдай булды
балкышы.
Борай кызы, Чакмагыш
улына
Һич тынмады халык
алкышы.
Җуелмаска тарих
битләрендә
Талантларның кала
эзләре.
Үзләре юк, ә җырлары
яши –
Фәүзә көе, Марис сүзләре!
“Искиткеч талант ияләре үлми, алар китә. Киткәндә дә халкы күңелендә якты хатирәләр, яхшы гамәлләр, онытылмас мирас калдырып китә. Шуңа да аларның язмышы бәхетле, исемнәре мәңгелек. Ә безгә, гомер баскычларына менгәндә күренекле шәхесләребез калдырган иҗади мираска әледән-әле күз салу, саклау һәм мәңгеләштерү бурычы йөкләтелгән”, – диде алып баручы кичәнең ахырында.
Әйе, без шәхесләребезне барларга, белергә, танырга, аларның исемнәрен киләчәк буынга җиткерергә тиешбез. Шәхесләр тарихыбызны яза, ә тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Чакмагыш районы.