"Нур" театрының әйдәүче актрисасы юбилеена Нурания Җамалинең пьесасы буенча “Яшьлегең ишек шакыса” спектакле куелды. Режиссеры - Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Вәлиев.
Тамаша алдыннан Рәсимә Риф кызын дәүләт эшлеклеләре, хезмәттәшләре, якыннары, дуслары, тамашачылар тәбрикләде. Котлаучылар арасында мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин булып, ул республика Башлыгы Радий Хәбировның сәламләү хатын укып ишеттерде һәм министрлык исеменнән дә котлауларын җиткерде.
Арытаба котлау һәм хөрмәтләү сүзләре белән Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният һәм яшьләр сәясәте комитеты җитәкчесе урынбасары Заһир Хәкимов, Уфа шәһәре округы хакимиятенең Мәдәният һәм сәнгать идарәсе башлыгы урынбасары Дания Колсарина, Уфа шәһәр округының Октябрь районы хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Бикимбәтов иң матур теләкләрен җиткерделәр.
Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова, Динар Тимершәехов алып барган чара рәсми өлештән спектакль карауга күчте. "Гаилә елы"нда гаилә кыйммәтләрен саклауны сызык өстенә алган, төп рольдә Рәсимә Гайфуллина уйнаган спектакль тамашачылар күңеленә хуш килде. Спектакль барышында залда дәррәү алкышлар тынмады.
Ә инде премьера тәмамлангач, Рәсимә Гайфуллинаның хезмәттәшләре, республикабыз театрларлары вәкилләре - Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр, Салават башкорт дәүләт драма, Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театрлары, Стәрлетамак дәүләт концерт-театр берләшмәсе артистлары иң җылы, матур теләкләрен җиткерде. Русия Федерациясе Театр эшлеклеләре берләшмәсенең Башкортстандагы бүлекчәсе рәисе Әхтәм Абушахманов исеменнән котлау сүзләрен “Нур” театры директоры Фирзәт Габидуллин укып ишеттерде.
Юбилярны котларга ерак араларны якын итеп килгән Г. Камал исемендәге Татар академия драма театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Фәридә Сафина хезмәттәшләре исеменнән котлауларны җыр-бүләккә төреп җиткерде. Озак еллар радиода эшләгән Рәсимә Гайфуллинаны “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясенең генеральный директоры урынбасары Тәнзилә Үлмәсбаева да тәбрикләде. Әлбәттә, бәйрәмгә актрисаның якташлары да күпләп килгән иде. Сәхнәдән җылы котлау сүзләрен Салават районы хакимияте башлыгы урынбасары Айгиз Әхмәтҗанов җиткерде.
“Нур” театрында бергә эшләүче хезмәттәшләре чараның котлау өлешен йомгаклады. "Нур" театры директоры Фирзәт Габидуллин Рәсимә Риф кызына Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге “Театр сәнгатендә купьеллык хезмәте һәм югары казанышлары өчен” медален тапшырды. Бу хакта "Нур" театры матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ә инде “Яшьлегең ишек шакыса” спектаклендә Рәсимә Гайфуллина тудырган образда аналарга хас җылылык, хәстәрлек, балаларына карата наз, хөрмәт чынбарлыктагы кебек кабул ителеп, көчле алкышларга күмелде. Әйе, бу бер дә гаҗәп түгел, чөнки Рәсимә Гайфуллина - чын-чынлап халык артисты. "Кызыл таң"чылар да Рәсимә Гайфуллинаны чын күңелдән юбилее белән котлап, аңа иң изге теләкләрен җиткерә!
Фото: Эдуард Зарипов.