+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Алим кемгә охшаган?

Алия Карачурина-Төхвәтуллина социаль челтәрләрдә яңалыклары белән уртаклашып тора.  Яшь гаиләдә шушы көннәрдә тагын бер бәйрәм булган. 

Күптән түгел Алия көннәре бертөрле үтүен, язарга әллә ни яңалыклар юклыгын да язган иде.

Әле социаль челтәрдәге дусларын Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның улы Алимның кемгә охшаган булуы кызыксындырган. Алиягә шул турыда сорау язып калдырганнар.

«Күпләр миңа охшаган булуын әйтә. Кемдер карый да аңлый алмый», – дип җавап биргән бу сорауга Алия.

Сабый  инде «ыгы-ыгы» дип сөйләшә икән. Соңгы арада Алим уенчыклар белән дә кызыксына башлаган.

Алия тагы да бер шатлыгы белән уртаклаша: "Гаиләбезгә, ир белән хатын булуыбызга бүген 1 ел. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә",- дип язган ул.   

Матур гаиләне бәйрәмнәре, “Ситца туйлары” белән котлыйбыз! Тигезлек, бәхет телибез!


 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас