+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанда «Татар кызы» конкурсы үтте

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге хәбәр итә.

Башкортстанда «Татар кызы» конкурсы үттеБашкортстанда «Татар кызы» конкурсы үтте
Башкортстанда «Татар кызы» конкурсы үтте


Кичә Уфаның «Zaman» ресторанында «Татар кызы» республикакүләм гүзәллек һәм сәләтлелек бәйгесе узды. Чара яшь буын вәкилләренә рухи мирас тапшыруга һәм заманча хатын-кызның социаль статусын ныгытуга ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Чара милли биюләр, җырлар һәм шигырьләр, шулай ук милли аш-су әзерләү буенча бәйге белән үрелеп барды.

Кандидатлар яшьләр оешмалары тарафыннан тәкъдим ителеп, “Татарча фатирник”, “Zaman” татар-башкорт яшьләре клубы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкорстан Республикасындагы вәкиллеге ярдәме белән узды.

«Татар кызы» исеме өчен ярышкан кызларны мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде. Жюри составында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе, "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин, Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Гүзәл Әхмәтова, Уфа "Нур" татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова, "Татарча фатирник" яшьләр оешмасы җитәкчесе Диана Йосыпова, "Zaman” татар-башкорт яшьләр клубы җитәкчесе Альберт Шәңгәрәев булды. Барлык биремнәрне дә уңышлы үтәп чыккан сәләтле кыз Алсу Дәүләтшина җиңүче дип табылды.

Бәйгенең җиңүчесенә бүләккә Уфа "Нур" татар дәүләт театрына бер еллык абонемент тапшырылды.

Фото: Зарина Заһитова.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас