- Бу җыентыкны 2020 һәм 2022 елларда басылып чыккан “Бәхет ачкычы” һәм “Яшәү яме” дигән китапларымның дәвамы дип санарга мөмкин. Биредә дә республикабызның төрле өлкәләрендә фидакарь хезмәт салучы кешеләр турында язмалар тупланды.
Әйткәндәй, нәкъ “Бәхет ачкычы”, “Яшәү яме” дигән китапларымның укучылар һәм каләмдәшләрем күңеленә хуш килүе мине тагы да илһамландырды, иҗатка дәртләндерде. Чираттагы китабымны чыгаруда матди ярдәм күрсәтүче Илгиз Исламовка, "Гомер йомгагы"ның мөхәррире, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Гәрәевка, хезмәттәшләремә чиксез рәхмәтлемен - ди автор.
Әлеге җыентыкка авторның тормышына, иҗатына багышланган язмалар да кертелеп, укучы хөкеменә тәкъдим ителә.
“Илсөярлек” бүлегендә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның йөз еллыгына багышлап чыгарылган “Муса Гәрәев. Биеклектән – бөеклеккә” китабына керми калган әңгәмә, мәкаләләр дә урын алган.
Фото: ВК