+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Илдар бушлай концерт куя, Ришат түләтә....

Ришат Төхвәтуллин туган авылында куелачак концертның ни өчен түләүле булуын аңлаткан.

Илдар бушлай концерт куя, Ришат түләтә....
Илдар бушлай концерт куя, Ришат түләтә....
Ришат Төхвәтуллин июльдә туган авылында – Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында җәйге концерт уздырачак. Бу концертның түләүле булуын кайберәүләр аңлап бетермәгән. Бу хакта артистның үзенә дә язганнар.

- Ришат, Сез туган авылыгызда уздырачак концертны түләүле итәсезме? Сезнең үзегезнекеләр үк гаепләмиме? – дип язган бер тамашачысы Төхвәтуллинга.

- Нәрсә өчен? Бу – хәйрия концерты. Җыелган акча авылга ярдәмгә һәм авыру балаларга тотынылачак, – дип җавап биргән бу сорауга җырчы.

- Мин дә шулай дип уйлыйм. Илдар Хәкимов үзенең авылында ел саен бушлай концерт куя, – дип тә җөпләгән бу теманы икенче берәү.

- Безнең - башка максат. Без ДЦП авырулы балаларга булышабыз, акчаның бер өлешен мәчеткә бирәбез, балалар бакчасына ярдәм иттек, авыл мәдәният йортына ярдәм күрсәттек, минемчә, бу – яхшы идея. Һәм болар бөтенесе 500әр сумга, – дип аңлаткан Ришат Төхвәтуллин.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: