«Место силы. Визит-центр «Турахан» фәнни-популяр фильмы Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музееның беренче этабы төзелеше турында сөйли. Картинаны БСТ телеканалы һәм «Самрау» фонды көче белән булдырганнар.
Фильмда ике сюжет линиясе үрелеп бара. Документаль өлештә визит-үзәк төзелеше барышы турында сөйләнелә, сәнгать өлешендә тарихка киноновелла рәвешендә сәяхәт кылына. Аларда Турахан, Хөсәенбәк, башкорт биләре, Евразиянең күчмә халыклары турында хикәятләр бар.
"Күчмә халыклар тарихы аз өйрәнелгән, шуңа күрә эшләү авыр һәм кызыклы булды. Дистәләгән мәкалә, китап, монография, архив материаллары укылды. Тарихчылар, рәссамнар, археологлар, архитекторлар, проектлаучылар белән актив эшләдек. Фильмда Евразия күчмә кабиләләре турында Русиянең һәм якын чит илләрнең 30дан артык танылган галиме үз фикерләре белән уртаклаша. Фильмны төшерү өстендә үз эшенең белгечләренең зур төркеме эшләде. Алар - режиссерлар Әлфия Арсланова, Ләйсән Рамазанова, композитор Айдар Хәмзин, компьютер графикасы буенча белгеч Айрат Өметбаев, операторлар төркеме Азамат Даянов, Ринат Кашапов, Илшат Дәүләтбирдин, Сергей Шелепин, Урал Гатауллин, Алексей Бычаев, редактор Гөлнара Абдрахманова һәм башкалар», - дип сөйли проект җитәкчесе, автор Гәүһәр Батталова.
Проект кинематография өлкәсендә Башкортстан Республикасы Башлыгы грантына гамәлгә ашырыла.