+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Электроник белән Сыроежкин Башкортстан киносында төшәчәкләр

Бу ике үсмернең елмаюын күпләр хәтерлидер. Сез дә аларга гашыйк идегезме?

Электроник белән Сыроежкин Башкортстан киносында төшәчәкләрЭлектроник белән Сыроежкин Башкортстан киносында төшәчәкләр
Электроник белән Сыроежкин Башкортстан киносында төшәчәкләр
Бу егетләр тамашачыга популяр «Электроник маҗаралары» фильмы буенча таныш. Малайлар үсте инде, ләкин сөйкемлелекләрен югалтмады. Тиздән Юрий белән Владимир Торсуевлар Башкортстанда "Два брата" нәфис фильмында төшәчәк.

Проект кинематография өлкәсендә Башкортстан Башлыгының махсус грантлар конкурсында җиңүче булды.

Фильм "Гаилә елы"нда төшерелә һәм аның максаты – гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру. Сценарий Русия язучысы Владимир Мегреның «Два брата» дигән гыйбрәтле хикәясе мотивлары буенча язылган, ләкин ул заманча һәм милли колоритка ия. Бу - мәхәббәт, изгелек, бурыч, иман турындагы картина.

Сюжет буенча бертуган Алим һәм Илдус әти-әниләрен иртә югалталар. Берсе, тормыш мәгънәсен эзләп, озын сәяхәткә чыга, ә икенчесе туган авылында кала. Аның матур бакчасы, зур гаиләсе, балалары, оныклары бар, алар аңа көн саен шатлык бирә.

44 елдан соң Алим кайта һәм үзе дөнья буйлап бәхет эзләп йөргәндә туганы Илдус ул бәхетне үзе барлыкка китергәнен күрә. Кемнең юлы дөрес? Чын кыйммәтләрне аңлауга чәнечкеләр һәм газаплар аша килүчеме, әллә инде бәхетне үзе тудыручымы?

Бу сорауга җавапны фильмны карагач беләчәкбез инде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас