+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Грант акчасына яңа фильм төшерелде

Агымдагы елда кинематография өлкәсендәге проектларга ярдәм итү өчен грантлар конкурсын үткәрү даталары билгеле булды. Яңа конкурска гаризалар 19 июльдә кабул ителә башлаячак. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды генеральный директоры Люция Сәйфуллина «Уфа, мин сине яратам-2023» киноальманахына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Грант акчасына яңа фильм төшерелдеГрант акчасына яңа фильм төшерелде
Грант акчасына яңа фильм төшерелде

«Уфа, мин сине яратам» фильмы – Уфа шәһәренә багышланган альманах. Ул шәһәр белән бәйле 8 новелладан тора. Төп идея – мәхәббәт һәм аның нинди төрле була алуы. Бөтен вакыйгалар шәһәр фонында бара, шуның белән бергә аның күпмилләтле йөзен барлыкка китерә.

- Безнең максат - республика турында бөтен Русиягә белдерү, Башкортстанны кино регионы буларак белсеннәр өчен. Бу фильмны булдырганда без шәһәр, бер-беребез һәм әйләнә-тирәдәге матурлык белән илһамландык, - дип шәрехләде фильмның сәнгать җитәкчесе һәм режиссеры Айнур Аскаров.

Премьера 11 октябрьдә республика кинотеатрларында Республика көнендә чыгачак. Шулай ук фильмны онлайн-кинотеатрларда урнаштыру планлаштырыла. Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды тарафыннан Радий Хәбиров башлангычы белән кинематография өлкәсендә проектларга ярдәм итү буенча конкурс узган елда беренче тапкыр оештырылды. Конкурста 5 оешма җиңүче булды. Алар тулыметражлы - өч, кыскаметражлы бер фильм, шулай ук кыскаметражлы бер анимацион фильм төшерә.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды тарафыннан гомум суммасы 1 384 миллион сумнан артык булган 629 проект хупланды.

Фото: Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас