+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Туристларны һәм кунакларны җәлеп итәчәк яңа үзәк ачылды!

Бүген, 6 июльдә, Башкортстанның Чишмә районындагы Тура-хан мавзолее янында Евразия күчмә цивилизацияләр музееның визит-үзәге ачылды. Үзәк нидән гыйбарәт һәм туристлар өчен нинди инфраструктура төзелгән?

© Юлай Кәримов© Юлай Кәримов
Фото:© Юлай Кәримов

Башкортстан - кешелек цивилизациясе яшәгән вакыт эчендә Евразиянең мәдәниятләре һәм этносларының үзара тәэсир итешү урыны булган төбәк.

Белгечләр сүзләренчә, бу территория Алтын Урда чорыннан бирле борынгы күчмә цивилизация үзәкләренең берсе булган. Биредә Идел буе Болгарыннан һәм Кама елгасының өске агымыннан Урта Азиягә һәм Себергә илтүче сәүдә юлларына тукталышлар урнашкан. Нәкъ менә бу территорияләр башкорт этносын туплау үзәкләренә әверелгән. Комплекс идеясенә күчмә халыкларның даими хәрәкәте концепциясе салынган. Чиксез дала киңлекләрендә хәрәкәт итеп, алар халыкларны берләштерүдә һәм Евразия киңлекләрендә җир җыюда аерым тарихи роль башкарган.

© Юлай Кәримов© Юлай Кәримов
Фото:© Юлай Кәримов

Исегезгә төшерәбез, музей проектын төбәк җитәкчесе 2022 елның июлендә "Шүлгәнташ" тарихи-мәдәни комплексын ачуда тәкъдим итте. Яңа объект берничә төп тарихи ядкәрне берләштерәчәк, алар арасында - Турахан һәм Хөсәен-бәкнең Алтын Урда чоры таш төрбәсе. Комплекс туристлар өчен генә түгел, ә бөтен дөнья галимнәре өчен дә җәлеп итү ноктасы булырга тиеш. Комплекска керү бушлай булачак.

- Без зур ачышлар алдында торабыз. Халкыбызның тарихы серләр һәм "ак таплар" белән тулы. Шуңа күрә без халкыбыз тарихны, этнографияне, борынгы бабалары көнкүрешен иңләр өчен әлеге Евразия күчмә цивилизацияләр музеен төзергә карар кылдык, - диде Радий Хәбиров интервьюларының берсендә.

"Тура-хан" визит-үзәге җәмәгать киңлеге функциясен үти. Мавзолейга алып баручы 620 метр озынлыктагы җәяүлеләр экосукмагын исәпкә алмаганда, объектның мәйданы 650 квадрат метр тәшкил итә. Бинаның уң канатында музей әйберләренең репликаларын үз эченә алган мини-экспозиция урнаштырылган. Тура-хан мавзолееның кечерәк күчермәсе тәкъдим ителгән.

© Юлай Кәримов© Юлай Кәримов
Фото:© Юлай Кәримов

- Бу - зур фәнни проектның башы гына. Безнең комплекс Русиядә күчмә цивилизацияне өйрәнү буенча иң зур тарихи-мәдәни үзәккә әвереләчәк. Борынгы заманнарда безнең ата-бабаларыбыз күчмә халык булган һәм Евразиянең зур территориясендә яшәгән күчмә кабиләләрнең зур берләшмәсенә кергән. Бүген безнең илдә күчмә цивилизацияләрнең варислары яшәгән иң зур территория бар. Нәкъ менә монда без туристларны һәм республика кунакларын җәлеп итү үзәген булдырырга телибез. Гореф-гадәтләребезне һәм мәдәниятебезне тулысынча ачарга тырышырбыз. Биредә "Башкорт аты" үзәге, мәгърифәтчелек мәдәни объектлары булачак. Башкортстанга рәхим итегез! - диде үзәкне ачканда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

"Күчмә цивилизацияләр музее нәкъ менә Башкортстанда - Европа һәм Азия тоташкан урында органик күренә. Башкортстан хәзер дә Азия илләре белән Русия сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрен күтәрү авангардында тора, ә уртак изге һәм истәлекле урыннар - мондый мөнәсәбәтләр өчен символ, таяну ноктасы һәм стимул булып тора.

Радий Хәбировның Евразия күчмә цивилизацияләр музеен булдыру турындагы карары республика үсешенең стратегик векторын, Башкортстанның киләчәген һәм аның Русия икътисадында һәм барлыкка килгән күпполярлы дөнья структурасында төп урынын тәэмин итүче башлангычны формалаштыра, — дип саный публицист, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Шамил Вәлиев.

"Әлеге музейны булдыру - республика Башлыгының мөһим башлангычы, ул Башкортостан өчен дә, бөтен Русия өчен дә мөһим. Ул безгә ата-бабаларыбызның мирасын тирәнтенрәк белергә генә түгел, ә Русиянең Евразия цивилизациясе буларак барлыкка килү тарихын һәм безнең Евразия күршеләре белән элемтәләрнең тирән нигезләрен киңрәк аңларга да мөмкинлек бирә. Без аларны очраклы рәвештә безгә тугандаш халыклар дип санамыйбыз.

Бөек даланың күчмә цивилизацияләре хәзерге Русиянең мөһим формалашу чыганагы булып тора. Урман һәм дала халыкларының бәйләнешләре, сүз уңаеннан, Башкортстан тарихында ачык күренә. Евразиянең бердәм рухи киңлеге - хәзерге Русия өчен мөһим булган бу күренешләрне аңлау Евразия күчмә цивилизацияләр музееның мәдәни проектына лаеклы өлеш кертә, - дип аңлатма бирде политолог, философия фәннәре кандидаты, Башкортстанның Иҗтимагый палатасы эксперты Сергей Семенов.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас