+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Безнең гаиләгә күз тими"

Социаль челтәрләрдә халык Салават Фәтхетдиновның оныгы кемгә охшаган дип баш вата. 

"Безнең гаиләгә күз тими"
"Безнең гаиләгә күз тими"
Җырчының килене Рузия социаль челтәрләрдә беренче тапкыр кечкенә уллары Дамирны күрсәтте.

Алар  бөтен гаиләләре белән диңгез буенда ял иткән вакыт бу.

«Әйе, без улыбызның йөзен озак вакытлар күрсәтми йөрдек. Ләкин аны федераль телеканалларга хәтле күрсәткәннән соң, яшерүдән мәгънә юк, дигән фикергә килдек. Менә шундый узышчы үсеп килә. Каты күзле кешеләргә әйтәм – безнең гаиләгә күз тими. Без артык көчлебез. Хәзер без 1 атнага ялга, Д витаминын җыярга киттек. Барыгызга да сәламәтлек һәм тагын бер кат сәламәтлек телим. Калганы була аның», – дип яза Рузия.

Рузиянең сәхифәсен карап баручылар Дамирның нәкъ әтисе булуын язганнар һәм гаиләгә матур яллар теләгәннәр. Оныкны Салаватка охшатучылар да бар. 

Рузия белән Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм 2022 елда гаилә корып җибәрде. Узган ел аларның уллары Дамир дөньяга килде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: