+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Эшләве - үзе бер рәхәтлек хәзер!”

Башкортстанның Бөрҗән районында мәдәният өлкәсен үстерүгә зур игътибар бирелә. "Урындагы башлангычларга ярдәм" программасы һәм “Эшлекле гамәлләр” проекты бу юнәлештә зур ярдәм күрсәтә.

“Эшләве - үзе бер рәхәтлек хәзер!”
“Эшләве - үзе бер рәхәтлек хәзер!”

 

"Урындагы башлангычларга ярдәм" проекты ярдәмендә Бөрҗән районы халкы үзләренең күп проблемаларын хәл итә. Программа эшләтеп җибәрелгәннән башлап бу максатларга бүленгән субсидияләр күләме елдан-ел арта. Соңгы өч елда районда мәдәният объектларын җиһазландыруга юнәлтелгән чараларга күз салыйк:
2021 елда — 272 969 сум;
2022 елда — 364 000 сум;
2023 елда — 725 565 сум.
Авыл халкы бу акчаларга мәктәпләрне, мәдәният йортларын ремонтлаган, балалар уен мәйданчыклары төзегән.

Соңгы елларда "Бердәм Русия" партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты районда иҗади коллективларга сизелерлек ярдәм күрсәткән һәм мәдәният объектларын төзекләндерүгә зур өлеш креткән.
Проект буенча Бөрҗән районының мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга бүленгән акчалар күләме түбәндәгечә:
2020 елда — 142 500 сум;
2021 елда — 280 500 сум;
2023 елда – 776 500 сум;
2024 елда — 847 046 сум.

Быел дүрт мәдәният учреждениесендә ремонт ясала һәм өч учреждениегә милли костюмнар алына.

— Проект башланганнан алып анализ ясасак, иң популяр мәсьәләләрнең берсе — авыл клубларын ремонтлау. Һәм менә беренче чиратта нәкъ менә "Урындагы башлангычларга ярдәм" программасы мәдәният өлкәсендәге күп кенә проблемаларны хәл итә алды, — ди Бөрҗән Мәдәният сарае директоры Гөлнур Нәдершина. — Программа ярдәмендә 2021 елда Киекбай авыл мәдәният йортында идән өлешчә алмаштырылды, бинаның нигезе 272 960 сумга ныгытылды, 2022 елда Тимер авылы мәдәният йорты өчен милли костюмнар ("Дәрман" өлкәннәр фольклор коллективы һәм балалар бию коллективлары — "Шатлык", "Әхирәттәр", "Гөлйемеш"), 364 мең сумлык бию итекләре, пульт һәм микрофоннар сатып алынды.

Гөлнур Гали кызы әйтүенчә, үткән елда Яңа Усман авылының мәдәният йорты өчен 326 565 сумлык пластик тәрәзәләр сатып алынган һәм Котан авыл мәдәният йортына 399 мең сумлык капиталь ремонт ясалган.

— Кайбер клубларда утыру да мөмкин түгел, бик салкын иде. Хәзер безнең авыл мәдәният йортларында җылы, уңайлы. Эшләве - үзе бер рәхәтлек! — ди район Мәдәният сарае директоры.

 

“Эшләве - үзе бер рәхәтлек хәзер!”
“Эшләве - үзе бер рәхәтлек хәзер!”
“Эшләве - үзе бер рәхәтлек хәзер!”
“Эшләве - үзе бер рәхәтлек хәзер!”
“Эшләве - үзе бер рәхәтлек хәзер!”
“Эшләве - үзе бер рәхәтлек хәзер!”
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: