+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сәламәт булу рәхәт тә соң!..

2022 елда Ләйсән Гыймаеваның күкрәгендә яман шеш тапканнар иде. Ул тагын дәваханә юлында.

Сәламәт булу рәхәт тә соң!..
Сәламәт булу рәхәт тә соң!..
Ләйсән Гыймаева Чаллыдагы республика клиник онкология диспансерында чираттагы тикшеренүләрне узып кайткан.

«Шушы клиникада тикшеренеп кайттым бүген. Казан табиблары тагын бер операция ясарга кирәк дигәннәр иде. Ә монда Чаллы табиблары кирәкми диделәр. Шатлыгымны белсәгез. Шуңа күрә нинди дә булса органны кисеп атканчы, берничә табиб белән киңәшләшергә, икенче фикерне дә тыңларга киңәш итәм.

Яшәү рәхәт! Сәламәт булу тагын да рәхәтрәк», – дип яза җырчы сторисларында.

2022 елда Ләйсән Гыймаеваның күкрәгендә яман шеш тапканнар иде. Җырчыга катлаулы операция кичерергә туры килде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: