+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Без акча сорамадык..."

Фирдүс Тямаев СВОдагылар белән даими элемтәдә.

"Без акча сорамадык..."
"Без акча сорамадык..."

 Фирдүс Тямаев Татарстанда үткән «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында хәрби хезмәткәрләргә ярдәме турында сөйләгән.

Ул Татарстаннан киткән хәрбиләр белән даими элемтәдә, аларның шалтыратуларына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында җавап бирергә әзер. «Алар төнге икедә-өчтә дә шалтырата ала», – ди артист.

Тямаев кирәкле әйберләр һәм хәтта автомобильләр дә җибәрә. Ул моны кеше белсен дигән омтылыштан түгел, ә чын йөрәктән ихлас эшләвен билгеләп уза. «Миңа пиар кирәкми. Бу эшләр чын күңелдән», – ди ул.

Җырчы үзенә гади гражданнар күрсәткән ышаныч турында да сөйли. «Машинага ягулык салырга кергәч тә, кешеләр безгә ышанып акча бирә. Без акча сорамадык, алар акчаның хәрбиләр кулына барып эләгәчәген аңлый», –дип уртаклаша Фирдүс Тямаев.
 
Ул үзенең кече энесе Робертны да телгә ала. Күптән түгел хезмәттән кайтып, патриотик эшен өйдә, милли көрәш буенча ярышлар оештырып дәвам итүен әйтә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

 

Фотто: татар-информ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: