+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Көз романтикасы”ннан читтә калмагыз!

Быелгы көзнең төп вакыйгаларының берсе, әлбәттә, «Көз романтикасы» II классик музыка фестивале булачак.  

“Көз романтикасы”ннан читтә калмагыз!
“Көз романтикасы”ннан читтә калмагыз!

Өч искиткеч концерт башкаланың 450 еллыгына Уфа халкы һәм кунаклары өчен бүләк булачак.
Беренче тапкыр атаклы оркестрларны һәм искиткеч солистларны берләштерүче грандиоз чара узган ел Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров башлангычы һәм йөкләмәсе буенча узды, шуның ярдәмендә дистәләгән мең кеше дөнья музыкасы шедеврларын төбәк чикләреннән чыкмыйча, иң искиткеч башкаруда ишетте.

Быел фестивальдә катнашучылар составы арттырып әйтмичә феноменаль:
22 август – Башкортстанның халык артисты Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге Дәүләт оркестры дөньядагы беренче пианист, Русиянең халык артисты Денис Мацуев, дөньядагы беренче бас, Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Илдар Абдразаков, «Русиянең алтын кларнеты», Башкортстанның халык артисты Артур Наҗиуллин һәм Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Әскар Абдразаков белән чыгыш ясаячак.

23 август – Үзбәкстанның атказанган артисты Камолиддин Уринбаев җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры йолдызлы солистлар командасы белән бергә чыгыш ясаячак, алар арасында – Бегисбай Темирбаев (тенор), Хурсандбек Атамуратов (баритон), Маман Жумабаев (баритон), Отемис Джуманиязов (тенор), Женисбек пиязов (бас-баритон).

24 август - Русиянең Е.Ф. Светланов исемендәге легендар дәүләт академия симфоник оркестры маэстро Дмитрий Крюков җитәкчелегендә чыгыш ясый.
Барлык концертлар да Совет мәйданында узачак, ул Башкортстан Башлыгы эгидасы астында үткәрелгән грамоталы реконструкция нәтиҗәсендә бүген ачык һавада концертлар үткәрү өчен иң искиткеч мәйданчыкларның берсе булып тора.

"Минем Совет мәйданында тәртип урнаштыру һәм генерал Шәйморатовка мәһабәт һәйкәл кую хыялым бар иде. Булдырдык. Әмма мәйданның яңа тормыш, яңа вакыйгалар: мәдәни, патриотик, күңел ачу программалары белән яши башлавы турында хыял да бар иде. Әйтик, бүген республикада беренче тапкыр “Көз романтикасы" фестивале уза. Безгә танылган артистлар һәм иҗат коллективлары килде. Меңләгән шәһәр кешеләре җыелды. Һәм минемчә, бик шәп килеп чыкты", - дип язган иде Радий Хәбиров узган елның сентябрендә социаль челтәрләрдәге постында.

Концертлар 19.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: