Җырчы Гөлназ Сираева әтисенең ялгыз яшәвенә җаны әрнеп, социаль челтәрдә түбәндәге постны язган..
"Әгәр дә кем дә булса минем тормышны Бали, Дубай, диңгез-океаннар гына дип уйласа, ялгыша. Минем тормышта төрлесе бар.
Мунча яктым, әтинең керләрен юам. Миннән 300 чакрым ераклыкта ялгыз яшәүче әтинең язмышы гади түгел.
Ялгыз хатын-кыз тормышка тиз җайлаша, ялгыз ир-ат, киресенчә… Менә ул өйдә утыра, әле бер, әле икенче күрше керә, «хәлен белергә», имеш. Сез аңладыгыз, әйеме, сүзнең нәрсә турында баруын.
Ә аннан соң мин кайтам… Монда нинди генә ят исләр юк… Ә миңа барысын да җыештырырга кирәк.
Авылга әниләренең бәлешләрен ашарга кайтучыларга кызыгам… Мин бит җыештыручы сыйфатында гына кайтам", – дигән Гөлназ.