+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башка телләрдә әйтә алмас сүзне Туган телемдә әйтеп мин иркәли алам сезне!

Шагыйрь һәм прозаик Нияз Акмалның тууына 70 ел.

Башка телләрдә әйтә алмас сүзне Туган телемдә әйтеп мин иркәли алам сезне!
Башка телләрдә әйтә алмас сүзне Туган телемдә әйтеп мин иркәли алам сезне!


Нияз Акмаловның иҗаты Татарстан һәм Башкортстанда киң танылу алган. Аның шигырьләренә языл­ган җырлар да радио һәм телевидениедә әледән-әле яңгырый. Әлеге шигырь шәлкемен гәзит битләрендә бирү теләге дә “Юлдаш” радиосында аның 70 еллыгына багышланган “Синең поезд кире борылыр иде, йөрәгемне минем ишетсә!..” дигән әдәби-музыкаль композицияне тыңлагач туды. Әлеге тапшыруны эфир дулкыннарына “Татарстан” радиосында озак еллар диктор булып эшләгән Тәлгать абый Хаматшин әзерләгән.

Проза һәм шигърият жанрында берьюлы эшләп, журналистикадан аерылмаган хәлдә, Нияз Акмалның лирик һәм публицистик шигырьләре туплан­ган “Учак”, балалар өчен язылган “Серле кайтаваз” дигән фантастик, “Үз урамым” һәм “Тәнзиләкәй-гөлкәй” дип атал­ган реалистик-лирик повестьлары тупланган “Үз урамым” җыентыгы басылып чыга. Җыентык Татарстан Мил­ли китапханәсе ел саен уздыра торган конкурста “Иң күп укымлы китаплар” исемлегендә урын ала.
1989 елда “Килер бер көн” шигырь­ләр җыентыгы, 1991 елда “Күгәрчен сөте” проза китабы, 1999 елда “Бохара мачысы” детектив сюжетлы повесть һәм кыйссалар җыен­тыгы бастырып чыгара. Нияз Акмал 1991-94 елларда “Татарстан хәбәр­ләре” гәзитендә әдәби хезмәткәр булып эшли, 1995 елдан ул “Мәдәни җомга” гәзитенең әдәбият бү­ле­ген җитәкли, татар әдәбиятын үс­те­рүгә, татар әдипләре­нең иҗатын, әдә­би мирасны халыкка җиткерү эшенә өлеш кертә. “Мәдәни җомга”да ул, шулай ук, сатира-юмор сәхифәсен алып бара, тәрҗемә өлкәсендә дә тәҗри­бәләр ясый.
Нияз Акмалның күп кенә лирик шигырьләренә (“Тәрәзәңдә утың бар”, “Күзләремнең төсе үзгәрмәде”, “Казан каласында кар ява”, “Соңгы кар”, “Яшьлек болыны” һәм башкалар) көй язган. Ул 2007 елның 11 августында вафат була, туган авылы Каташ-Каран авылында җирләнә.

Тамчы тама

Агардымы дөнья, каралдымы –
Уйнап алды җанда мең яшен.
Тамчы тамды, җил сызгырып
куйды
Һәм сиздереп куйды: мин яшим...

Табигатьтә сүзгә саранлык юк,
Тыңлый белсәң, сөйли тынлык
та.
Миңа гына әйтер сүзләрен ул
Сөйләмәс шул инде мин юкта.

Сөйләмәс ул һәм кабатлап
әйтмәс –
Вакыт сөйми артка борылуны!
Мең хәсрәтем артык булыр
сыман,
Ким тоелса Җирнең бер моңы.

Җирдән алган барыбер Җиргә
кайта,
Бер – газапка күмелеп, бер – көлеп,
Өр-яңадан туган көннәремдә
Күкрәгемнән чыга бөркелеп.

И баллана сулап алыр сулыш,
И аллана офык өсләре!
Акка гына һәм карага гына
Бүлмик әле шушы төсләрне.
Җирдә булсын, күктә, суда
булсын –
Бәйләнештә, диләр, барча төс.
Язмыш үзе нинди төстә икән?
Ә язмышта – һәркем бер шәхес...

Агардымы дөнья, каралдымы?
Юа алырмы дөнья күз яшен?
Тамчы тамсын, җил сызгырып
куйсын
Һәм сиздереп куйсын: мин яшим...

Туган тел

Ул мине мәхрүм итмәгән,
Моңнарыннан, җырыннан,
Мин карында чагымда ук
Аккан ул тамырымнан.

Иркәли алмас идем мин
Җирнең иң иркә гөлен, —
Белмәсәм туган телемне,
Булмаса туган телем.

Шатлана белмәс идем мин,
Кайгыра белмәс идем,
Ак белән караны хәтта
Аера белмәс идем.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: